Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

"Яшь йолдызчыклар" тагын сәхнәдә

"Яшь йолдызчыклар" балалар театры төркеме бу әкиятне кыска вакыт эчендә өйрәнеп, 23 октябрь көнне мәктәп укучылары һәм балалар бакчасына йөрүче балалар өчен күрсәтте. Әкиятнең төп геройлары - Кәҗә белән Сарыкны 8нче сыйныф укучылары Нигъмәтуллина Вәсилә һәм Гарипова Фирүзә искиткеч матур итеп уйнадылар. Әбине - 5 нче сыйныф укучысы Илүсә Ханова,...

"Яшь йолдызчыклар" балалар театры төркеме бу әкиятне кыска вакыт эчендә өйрәнеп, 23 октябрь көнне мәктәп укучылары һәм балалар бакчасына йөрүче балалар өчен күрсәтте.

Әкиятнең төп геройлары - Кәҗә белән Сарыкны 8нче сыйныф укучылары Нигъмәтуллина Вәсилә һәм Гарипова Фирүзә искиткеч матур итеп уйнадылар. Әбине - 5 нче сыйныф укучысы Илүсә Ханова, Бабай - 8нче сыйныф укучысы Айрат Исламов, Су анасы - 7нче сыйныф укучысы Әдилә Галиева, Акбай - 8нче сыйныф укучысы Ильяс Зиннәтуллин, Күк сыер - 7нче сыйныф укучысы Зәринә Әхмәтова, Шүрәле - 6нчы сыйныф укучысы Ильсаф Гыймадиев, Бүреләр - 6нчы сыйныф укучылары Алинә Сәмигуллина, Инсаф Галиев, Алмаз Ногъманов, Эмиль Гыйльманов беренче тапкыр чыгыш ясасалар да, бик матур уйнадылар.

Әкиятне сәхнәгә куючы - режиссёр Филсинә Сәгъдиева. Бу әкиятне сәхнәгә куярга мәдәният йорты директоры Шаһимәрданов Фәргать, мәдәният хезмәткәрләре Алинә Гыймадиева, Рәмис Шакиров ярдәм иттеләр. Сәхнә бизәлеше һәм әкият геройларының киемнәре дә бик матур иде. Тамашаны карарга килгән укучылар, укытучылар, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, әниләр, әбиләр сәхнәдә уйнаган балаларны көчле алкышларга күмделәр. Соңыннан Ямаширмә гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча завучы Фәридә Кәлимуллина барлык тамашачы исеменнән әкиятне оештыручыларга һәм башкаручы балаларга зур рәхмәтләрен җиткерде. "Яшь йолдызчыклар" балалар театрына йөрүчеләр һәр елны яңа әкият өйрәнеп, тамашачыларга күрсәтеп килә. Балалар театр түгәрәгенә бик теләп йөриләр. Бу әкиятне әле башка авыл мәктәпләренә, балалар бакчаларына күрсәтергә әзерләнәләр.

Гөрләп эшләүче балалар театрына киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев