Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Яшәү яме – гаиләдә

Ноябрь башында Ямаширмә мәдәният йортында “Тормыш яме – яшәүдә, яшәү яме – гаиләдә“ дип исемләгән гаилә бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә өч буыннан торган ( кайнана, килен, оныклар ) дүрт гаилә катнашты.

Зал катнашучылар өчен  өстәлләр куеп, бәйрәмчә матур итеп бизәлгән иде. Беренче өстәлдә авылыбызның күпләр өчен үрнәк булып торучы гаиләләренен берсе — Яруллиналар (Алсу һәм әнисе Нурания, ике онык ), икенче өстәлдә  олы хөрмәткә лаек  укытучылар нәселеннән булган Сафиуллиналар (Лилия һәм кайнанасы Рушания апа , ике онык),  өченче өстәлдә, туганнан бирле дисәк тә ялгыш булмас, терлекчелектә хезмәт куючы Хәлиловалар (Таңсылу һәм кайнанасы Гөлнур апа, ике онык), дүртенче өстәлдә авылда бик тырыш, эшчән, кешеләргә  ярдәм кулы сузарга һәрчак әзер торучы Ибраһимовалар (Гөлсинә, кайнанасы Фәрзәнә, онык) чакырылган иде.

Бәйрәмне мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Алинә Гыймадиева алып барды. Әниләр, кайнаналар һәм оныклар арасында төрле  эстафеталар, төрле уеннар, җырлар- биюләр башкарылды. Иң беренче  һәр өстәл  үз гаиләләре белән матур һәм мәгънәле итеп таныштырып үтте. Уеннарда,  өлкән яшьтә  булуларына карамастан, кайнаналар да киленнәреннән калышмадылар, үзләре тәрбияләп үстергән оныкларына карап сокланып та, шул ук вакытта горурланып та утырдылар. Киленнәр дә бик тырыш, өлгер,  җитез булып чыктылар. Алар үзләренең олы тормыш юлында балаларын тәрбияләп үстерүдә, тормыш тәҗрибәсе туплауда нык ярдәм иткәннәре өчен икенче әниләре булган кайнаналарына шушы бәйрәмдә зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Бәйрәм соңында рәхәтләнеп биеп, өстәл артында үзләре пешереп алып килгән күчтәнәчләре белән чәйләр эчтеләр, бәйрәмне оештыручыларга эшләрендә уңышлар теләделәр. Ә без,  мәдәният хезмәткәрләре,  барлык тормыш мәшәкатьләрен калдырып, мәдәният  йортына килеп шундый бәйрәм кичәсендә катнашканнары өчен гаиләләләрне хөрмәт итүебезне  белдерәбез һәм барысына да гаилә тынычлыгы, бәхетле матур тормыш телибез.

Реклама

Филсинә СӘГЪДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X