Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Яшә, гармун!

30 август мәркәзебез Казанда Республика көненә багышланган күптөрле мәдәни, спорт һәм башка чаралар уздырылды. Шундыйларның берсе - халык бик тә яратып катнаша торган традицион "Уйнагыз, гармуннар!" фестивале. Быел ул 31 нче тапкыр уздырылды. Фестивальнең урыны билгеле - ул Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры бинасы һәм аның каршындагы мәйдан. Ул...

30 август мәркәзебез Казанда Республика көненә багышланган күптөрле мәдәни, спорт һәм башка чаралар уздырылды. Шундыйларның берсе - халык бик тә яратып катнаша торган традицион "Уйнагыз, гармуннар!" фестивале. Быел ул 31 нче тапкыр уздырылды. Фестивальнең урыны билгеле - ул Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры бинасы һәм аның каршындагы мәйдан. Ул көнне театр бинасы иртәдән үк шау-гәр килеп, җыр-моң, гармун тавышына тулып торды. Һава шартлары бик үк бәйрәмчә булып бетмәсә дә, иртәдән яңгыр сибәләсә дә, театр алдына халык күп җыелган иде. Нигездә олы яшьтәгеләр килгән, күбесе татарлар, башка милләт кешеләре дә бар. Халык бу бәйрәмгә төрле-төрле гармуннар тавышын, бигрәк тә татарның йөзек кашы булган тальян гармуннар авазын ишетергә, татар моңын сагынып киләләр. Безне тыңларга килгән бер апа үз фикерен әйтеп алды: "Шушында килмәсәм, бик зур бер нәрсә югалткан шикелле булам, яшьлек еллары, авылым искә төшә. Рәхмәт инде шушындый бәйрәм оештырган өчен", - диде.

Фестивальгә республикабызның барлык төбәкләреннән гармунчылар җыелган. Алар арасында халык танып-белгән, атаклы гармунчылар да җитәрлек. Безнең Биектау муниципаль районыннан да бу бәйгедә үзәк мәдәният йорты каршындагы "Дуслык" гармунчылар ансамбле катнашты. Менә ул гармунчылар - Чыпчык авылыннан Илдар Әһлиуллин, Өнсәдән Роберт Габделхәев, Тимерчедән Азат Зәйнуллин, Мәмдәлдән Радик Зарипов, Юртыштан Мәгъсүм Мөхәммәдияров, Усад авылыннан Яхъя Сабиров, Чыршыдан Фәнис Хәбибуллин һәм әлеге язманың авторы Билал Шиһабетдинов.

Ансамбльнең җитәкчесе - танылган гармунчы, районыбыз гимны авторы Шамил Гыйбаев. Безнең барыбызны да музыкага булган мәхәббәт берләштерә. Районда күп бәйрәмнәр, кичәләр бездән башка узмый. Бу гармунчыларның һәркайсы турында күп итеп язарга булыр иде. Аларның һәрберсе җырга-моңга, халыкка хезмәт итә.

Алда әйтеп киткән фестивальдә дә безнең ансамбль уңышлы чыгыш ясады. Гармунчылар Казан халкын җырлатты, биетте. Ул көнне казанлылар безгә бик рәхмәтле булдылар. Чын мәгънәсендә онытылмаслык очрашу булды бу.

Үзем турында да бер-ике сүз әйтеп китү урынлы булыр, дип саныйм. Ни өчен дигәндә, фестивальне ел саен түземсезлек белән көтеп алам. Быелгысы сигезенче тапкыр катнашуым булды. Анда катнашу миңа кешеләр белән аралашу шатлыгы алып килә, яңа дуслар, яңа танышлар бирә. Бәйгедә катнашу иҗади дәрт, көч өсти, башкалар гомерен, үзебезнең гомерне озайта. Шулай да мондый бәйгеләрдә күбрәк яшьләр катнашсын, халкыбызның мәңгелек җәүһәрләрен өйрәнсеннәр иде. Гармуннар яшәсен. Алар яшәсә, милләтебез дә яшәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев