Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Ямаширмәнең үз кояшы бар

Ямаширмә мәдәният йортында «Ямаширмә кояшы» дип аталган зур конкурс-фестиваль булып узды. Ул моннан соң һәр елның апрель аенда үткәреләчәк. Фестивальгә әзерлек март аеннан ук башланды. Аны оештыручылар үз алларына укучыларның, студентларның һәм авыл яшьләренең гуманитар-мәдәни белемнәрен күтәрү, катнашучыларның башкару сәләтен үстерү, яшь талантларны зуррак сәхнәләргә чыгаруга системалы нигез тудыру кебек...

Ямаширмә мәдәният йортында «Ямаширмә кояшы» дип аталган зур конкурс-фестиваль булып узды. Ул моннан соң һәр елның апрель аенда үткәреләчәк.

Фестивальгә әзерлек март аеннан ук башланды. Аны оештыручылар үз алларына укучыларның, студентларның һәм авыл яшьләренең гуманитар-мәдәни белемнәрен күтәрү, катнашучыларның башкару сәләтен үстерү, яшь талантларны зуррак сәхнәләргә чыгаруга системалы нигез тудыру кебек катлаулы максатлар куйдылар. Инде сәләтле балалар һәм талантлы яшьләрнең күбесе танылу казанырга өлгерсә дә, сәләтләре була торып та, аны башкаларга күрсәтергә кыюлыгы җитмәгәннәрне эзләп табарга кирәк иде.

Конкурс берничә этаптан торды. Башта һәр коллективта кастинг оештырып, катнашучыларны сайлап алып, аларның кимчелекләрен төзәтү өстендә эшләдек. Аннан катнашучыларның Ямаширмә мәдәният йортындагы чыгышларын жюри бәяләде. Соңгы этап - Ямаширмә мәдәният йортында җиңүчеләрнең гала-концерты һәм аларны бүләкләү.

56 конкурсант, яшьләренә карап, 5 төркемгә бүленде. Алар көн саен чыгышлар ясадылар, уңышсызлары төшеп калып, бары тик иң-иңнәре генә жюри каршында чыгыш ясады.

Конкурсның икенче этабы район мәдәният йортыннан килгән дүрт жюри әгъзасы каршында узды. Чыгышларны карап, бәяләр туплангач та мәдәният йортында эш төгәлләнмәде. Апрель азагында узачак гала-концертка конкурсантлар тагын да ныклап, кимчелекләрне төзәткәләп әзерләнә башладылар, чөнки концерт төгәллән-гәч конкурсантлар арасыннан бер генә кешегә 2013 нче елның "Ямаширмә кояшы" дигән лаеклы исем биреләчәге һәр катнашучыга зур стимул булып торды. Моннан тыш, мәдәният бүлеге җитәкчесе исеменнән һәр номинация буенча берәр конкурсантка Мактау грамотасы тапшырылачагы да мәгълүм иде. Биектау үзәк мәдәният йорты һәм Ямаширмә мәдәният йорты конкурсантлар арасыннан 1, 2, 3 нче урыннар билгеләп, алдынгыларга дипломнар тапшыру турында килештеләр. Бу хакта хәбәрдар булган яшьләр бер көн дә калмыйча репетицияләргә йөрделәр.

Һәм күңелле мизгелләр килеп тә җитте. Исламова Алсу "Ямаширмә кояшы" фестиваль-конкурсында "Пешекчеләр" биюе һәм Г.Тукайның "Бала белән күбәләк" әсәрен 3-4 яшьлек балалар белән сәхнәләштерү аркылы кечкенәләргә мәдәни тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне өчен диплом белән бүләкләнде. Шулай ук "Мармеладка" биюе белән уңышлы чыгыш ясавы өчен Яруллина Камилә да дипломга лаек булды.

6-10 яшьлек балалар арасында "Күңелле балачак" бию түгәрәге укучылары "Шаян" бию башкарулары белән хореография номинациясендә, "Әй гөл-ләрем, гөлкәйләрем" җыры башкаруы белән Хәйруллина Рания вокал номинациясендә 1 нче урын яулаулары өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

11-15 яшьлек конкурсантлар арасында хореография номинациясендә балачак биюе белән Закирова Ләйсән һәм Закирова Гөлназ 1 нче урынны яуласа, вокал номинациясендә 1 нче урынга Камалиева Айгөл чыкты.

Вокал номинациясендә зурлар төркемендә өченче урынны Гыймадиева Ләйлә яуласа, икенче урынны ике кеше - Шакиров Рамис һәм Идиятуллин Рамис бүлештеләр.

Нәфис сүз номинациясендә уңышлы чыгыш ясаулары өчен Галләмова Алия, Әхмәтова Зәринә һәм Якушина Лизага дипломнар тапшырылды. Шул ук номинациядә 2 нче урынны М.Җәлилнең "Вәхшәт" шигыре белән Закирова Ләйсән, ә "Күңел сере" монологы белән Гәрәев Салават бу номинациядә җиңү яулады.

Авторлык шигыре номинацияседә "Яз" шигыре белән Галиева Адилә һәм "Кая тәгәрәде безнең тормыш?" шигыре белән Шакиров Рәмис 2 нче урынны бүлеште. Шушы номинациядә беренче урын кабат Гәрәев Салаватка булды.

Моннан тыш Биектау муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге исеменнән "Күңелле балачак" бию төркеме һәм төркемнең җитәкчесе Хәмидуллина Лилия хореография номинациясендә 6-10 яшьлек балалар арасында "Борынгы рус вальсын" уңышлы башкарып, Вә-лиуллина Ализә "шәрыкъ" биюен яхшы башкаруы өчен 1 нче урынны билгеләүче грамота белән бүләкләнделәр. Шундый ук грамота белән вокал номинациясендә 6-10 яшьлек балалар арасында Ситдыйков Рушан, 11-15 яшьлек укучылар арасында Хадиева Райлә, зурлар төркеменнән Зарипов Фәнил бүләкләнде. Нәфис сүз номинациясендә яхшы чыгыш ясаганы өчен Гәрәев Салаватка, авторлык шигыре буенча уңышлы чыгыш ясавы өчен Хәмидуллина Лилиягә дә шундый ук грамоталар тапшырылды. Моннан тыш, "Ямаширмә кояшы" яшьләр иҗаты фестивален югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен Сәгъдиева Филсинә һәм мин, Хәмидуллина Лилия, Мактау грамоталары белән бүләкләндек.

Ә инде "Ямаширмә кояшы" дигән мактаулы исемгә Гәрәев Салават лаек дип табылды, аңа Кубок һәм диплом бүләк ителде.

Бу традиция Ямаширмә мәдәният йортында озак елларга сузылсын иде дигән теләктә концерт тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев