Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Яңа елга яңалыклар аша

Айлы кичтә сихри йолдызлардан, Күктән җиргә иңә яңа ел". Ямаширмә мәдәният йортының сәхнә түрендә эленеп торган язуны укуга ук халык 31е көнне әкияти хискә чумды. Ямаширмә мәдәният йорты коллективы, елдан-ел остарып килүче яшьләр белән берлектә, искиткеч концерты белән авыл халкын тагын бер кат таң калдырды. Мәдәният йортына аяк атлау белән...

Айлы кичтә сихри йолдызлардан,
Күктән җиргә иңә яңа ел".

Ямаширмә мәдәният йортының сәхнә түрендә эленеп торган язуны укуга ук халык 31е көнне әкияти хискә чумды. Ямаширмә мәдәният йорты коллективы, елдан-ел остарып килүче яшьләр белән берлектә, искиткеч концерты белән авыл халкын тагын бер кат таң калдырды.

Мәдәният йортына аяк атлау белән ишек янында кино геройлары булып киенгән ике егет халыкны концерт атмосферасына алып кереп китте. Керә-керешкә халык тамашаның күңелле һәм мавыктыргыч буласына инанды дип әйтергә кирәк. Сәхнә бизәлеше, артистларның үз-үзен тотышлары - барысы да югары бәя бирә торган иде. 3 сәгатькә сузылган концерт программасын Ямаширмә балалар бию коллективы башлап җибәрде. Күз явын алырдай ике алып баручы концерт программасын, матур шигырьләр, юмористик рухтагы тел чарлау һәм диалог аша халыкка тәкъдим итеп, үзләренең конферанс осталыклары белән тамашачыны җәлеп итте. Әйтергә кирәк, программа шундый итеп төзелгән иде ки, һәрбер номер үзара бәйләнештә һәм бер-берсенә үрелеп барды. Авыл җирлеге башлыгы Фәнил Камил улы Мөхтәров халыкка үзенең матур теләкләрен җиткергәч, уен-тамаша кызганнан-кыза барды. Чөнки инде икенче ел авыл халкы Яңа елны каршы алу төнендә мәдәният йортында концерт кына түгел, ә кыска метражлы кино да карап уза. Кинолар Интернет челтәреннән дә, студияләрдән дә күчерелгән түгел, ә үзебезнең авыл яшьләре тарафыннан төшерелгән. Сюжеттан күренгәнчә, урманнан аэрочанада авылга бәйрәмгә кайтып килүче кыш бабай белән кар кызын мафиоз хатынга "Кавказская пленница" киносындагы "геройлар"ны урларга ярдәм итә, әмма авылыбызның батыр ике егете аларның барысын да җиңеп чыгалар. Кино тәмам булуга, үзенең әкияти сөрәне белән, кыш бабайның төп ишегеннән кереп, сәхнәгә таба атлавына кадәр нечкәлекләре белән уйланылган иде ки, тамашачы реаль тормыш белән күрсәтелгән кино арасында югалып калды. Кино геройлары - Моргунов, Вицин, Никулин, матур итеп бизәлгән тронда 2016 нчы ел символы булган "маймылны" зал аша сәхнәгә алып менгәч, тамашачы шау итеп кул чапты. Лотерея уеннары халык күңеленә тагын бер күңелле мизгел булып кереп калды. Коркачык икмәк кабул итү пункты җитәкчесе Нияз Дамир улы Гариповның матди ярдәме белән алынган 16 бүләк яңа ел тамашасында үз ияләрен тапты. Концертның зур кунакларыннан Алина Даутова һәм Наил Табанаков та үзләренең җырлары белән халыкка ял бүләк иттеләр. Профессиональ җырчыларны авыл сәхнәсендә күрү халыкка бер куаныч китерсә, аларның безнең авыл яшьләре булуын аңлау күңелгә горурлык хисе өсти. Авылыбыздагы оешмаларның үзара дустанә мөнәсәбәттә яшәвен исә "Йолдыз" балалар бакчасы коллективының матур, дәртле биюе раслап торды. Бу коллективның бәйрәмнәрдә инде беренче тапкыр гына чыгыш ясавы түгел.
31 декабрь концертыннан соң халык 1 гыйнвар кичендә "Ямәш шоу"га җыелды. Ямаширмә авылы яшьләре үз инициативалары белән берничә ел рәттән халыкны юмористик концерт программасы белән сөендереп килә. Бу көнне дә яшьләр халыкны тормышчан, тәрбияви әһәмияткә ия булган кечкенә спектакльләр аша уйлану катыш көлергә мәҗбүр иттеләр. Инде остарып беткән яшьләр Салават Гәрәев, Рәмис Шакиров, Ализә Вәлиуллиналар белән беррәттән сәхнәдә яңа талантлар Ришат Гәрәев, Фирүзә Гарипова, шулай ук җырчылардан Айрат Гыймадиев һәм Фәнил Зарипов халыкның күңелендә якты һәм матур хатирәләр генә калдырдылар.
3 нче гыйнвар көнне Ямаширмә мәдәният йортында балалар дискотекасы гөрләп узды. Балалар биеп кенә калмыйча, төрле уеннарда катнаштылар, хәтта кыш бабай һәм кар кызы белән җырлар җырлап, ахырдан чыршы янында фотога төштеләр. Укучыларның каникул ялларын Ямаширмә мәдәният йорты коллективы, мәктәп һәм китапханә белән берлектә, көн саен нинди дә булса чара белән мавыктыргыч һәм кызыклы итеп уздырды.
Шушындый ярдәмнәре өчен Ямаширмә мәдәният йорты коллективына эчкерсез зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Ямаширмә авылы халык активы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев