Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Яңа ел – якын кешеләр бәйрәме

Узган елның соңгы көннәрендә күп төрле бәйрәм чаралары уздырылды. Шуларның берсе 25 декабрьдә "Балкыш" Балалар иҗат йортында булды. Анда тормышта кыен хәлдә калган балалар өчен Яңа ел тамашасы оештырылды. Бәйрәмне "Балкыш" Балалар иҗат йорты педагоглары һәм тәрбиячеләре белән бергә "Өмет" социаль хезмәт күрсәтү Үзәге оештырды. Бусаганы атлап керү белән үк...

Узган елның соңгы көннәрендә күп төрле бәйрәм чаралары уздырылды. Шуларның берсе 25 декабрьдә "Балкыш" Балалар иҗат йортында булды. Анда тормышта кыен хәлдә калган балалар өчен Яңа ел тамашасы оештырылды.

Бәйрәмне "Балкыш" Балалар иҗат йорты педагоглары һәм тәрбиячеләре белән бергә "Өмет" социаль хезмәт күрсәтү Үзәге оештырды.

Бусаганы атлап керү белән үк күңелне шатлык хисләре биләп алды. Матур итеп киенгән кызлар һәм малайлар төрле гирляндалар һәм кар бөртекләре белән би-зәлгән бина буйлап биредә тәрбияләнүчеләрнең иҗатына сокланып йөрделәр.

Бәйрәмгә 7 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге 30 дан артык бала, шулай ук аларның әти-әниләре чакырылган иде. Район үзәгеннән еракта яшәүче гаиләләр өчен социаль яклау бүлеге автобус җибәргән.

Бәйрәм кунаклары Иҗат йортының иркен, матур залына җыелгач, социаль яклау бүлеге начальнигы Рания Гайнетдинова чыгыш ясады:

- Бүген без бирегә күңелләребезне күтәрү һәм гаҗәеп күңелле кышкы бәйрәмне бергәләп каршылау өчен җыелдык. Киләсе елда мин әти-әниләргә сәламәтлек, тынычлык, иминлек, ә сезгә, балалар, - укуда уңышлар телим. Әти-әниләрегез сезне яратсыннар, сез дә аларны яратыгыз, 2014 нче елда гаиләгезнең хыяллары тормышка ашсын.

Ул районда мондый бәйрәмнәр оештырырга һәрвакытта да әзер торучы кешеләр булуы турында сөйләде:

- Мондый олы йөрәкле, мәрхәмәтле кешеләргә чын күңелдән рәхмәт әйтәсе, үзләренә һәм гаиләләренә сәламәтлек, уңышлар телисе килә.

Хәйрия чараларда актив катнашучы буларак, "Элита" төп нәсел предприятиесе ачык акционерлык җәмгыяте директоры Фәннүр Зариповка Рәхмәт хаты тапшырылды. Ул күп еллардан бирле шушындый очрашулар уздыруда матди ярдәм күрсәтеп килә. Икенче Рәхмәт хаты - "Коркачык ашлык кабул итү предприятиесе" директоры Нияз Гариповка. Ул да социаль яклау бүлегендә патронажда булган гаи-ләләргә ярдәм күрсәтә.

Сәхнәгә шат күңелле артистлар чыгып, балаларны конкурслар, кызыклы маҗараларда катнашырга чакыра башлады. Балалар моны шатланып кабул иттеләр, сөенечләре йөзләренә чыкты. Әти-әниләр дә балаларын елмаеп күзәттеләр.

Бәйрәм азагында матур итеп бизәлгән биек чыршы яныннан Кыш бабай белән Кар кызы килеп чыкты. Алар балаларга бүләк-күчтәнәчләр өләш-теләр.

Балалар - тормышыбызның төп мәгънәсе. Аларның елмаюы безнең өчен бик кадерле. Әлеге бәйрәм балаларның күңелләрен генә күтәреп калмады, әти-әниләрне һәм балаларны бер-берсенә тагын да якынайтты, ә бәйрәм чын могҗизаны хәтерләтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев