Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Ул язган көйләр «җанлы»

Өченче декабрьдә татар профессиональ музыкасына нигез салучы, мәшһүр татар композиторы Салих Сәйдәшевнең тууына 113 ел тулды. Бу көнне районның Туган як музеенда бөек музыкантны искә алу кичәсе уздырылды. Музейга 1 нче Биектау урта мәктәбе укучылары һәм ветераннар килде. Кичәне мәдәният йорты, музей, район үзәк китапханәсе һәм музыка мәктәбе хезмәткәрләре оештырды....

Өченче декабрьдә татар профессиональ музыкасына нигез салучы, мәшһүр татар композиторы Салих Сәйдәшевнең тууына 113 ел тулды. Бу көнне районның Туган як музеенда бөек музыкантны искә алу кичәсе уздырылды.

Музейга 1 нче Биектау урта мәктәбе укучылары һәм ветераннар килде. Кичәне мәдәният йорты, музей, район үзәк китапханәсе һәм музыка мәктәбе хезмәткәрләре оештырды.

Кунакларга, фоторәсем-нәр, слайдлар күрсәтә-күрсәтә, күренекле кешенең тормыш юлы турында сөйләделәр. Җыелучылар шулай ук Салих Сәйдәшев музыкасына язылган җырларны, композиторның фортепианода һәм думбрада уйналган әсәрләрен бик яратып тыңладылар. Рәзилә Уткузова, Айзат Шакиров, Нурия Нуриева, Диләрә Әхмәдуллина, Римма Шишмагалина, Ксения Садомованың чыгышлары очрашуның матур бизәге булды.

Кичәнең яшь кунакларына мәшһүр музыкантның бөек иҗаты һәм аның бай тормыш юлы белән танышу гаять кызыклы булды.

Сәйдәшевнең музыкага сәләте бик яшьли ачыла. Малайның беренче уен коралы гармун була, аннары ул рояльдә уйный. Беренче укытучысы - халык музыканты Заһидулла Яруллин. Аннары ул Казан музыка училищесында белем ала. Сәйдәшев татар профессиональ музыкасына нигез салучы. Аның эшчәнлеге татар мәдәниятендә реформация - социаль-сәяси хәрәкәт чоры дип йөртелә торган вакытка туры килә. 1918 елда яшь музыкант оркестр оештыра. 1920 елда ул үз теләге белән Кызыл Армия сафларына керә, демобилизациядән соң Оренбургтагы музыка мәктәбендә эшли. 1922 елда Сәйдәшев данлыклы "Совет Армиясе маршы"н яза. 2000 нче елда Казанның реконструкцияләнгән Дәүләт Зур концерт залына Сәйдәшев исеме бирелә. 2005 елда Казанда Камал театры янындагы Татар дәүләт гуманитар-педагогик университеты бинасы каршында Сәйдәшевкә һәй-кәл куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев