Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Туган илем минем – Татарстан

Республика көненә багышлап Сая авыл китапханәсендә «Мин яратам сине, Татарстан!» дигән тематик кичә булып узды. Ул Әлдермеш авыл китапханәсе, Өбрә музее, Әлдермеш һәм Сая клуб мөдирләре белән берлектә оештырылды. Бәйрәмне Сая һәм Әлдермеш авыл китапханәчеләре ачып жибәрде. Безнең татар халкы ни өчен ике кул биреп исәнләшә? Бу - «кулларымда корал...

Республика көненә багышлап Сая авыл китапханәсендә «Мин яратам сине, Татарстан!» дигән тематик кичә булып узды.

Ул Әлдермеш авыл китапханәсе, Өбрә музее, Әлдермеш һәм Сая клуб мөдирләре белән берлектә оештырылды. Бәйрәмне Сая һәм Әлдермеш авыл китапханәчеләре ачып жибәрде. Безнең татар халкы ни өчен ике кул биреп исәнләшә? Бу - «кулларымда корал юк, мин дусларча кул сузам», дигәнне аңлата. Без нинди телдә сөйләшеп утырабыз? Балалар: «Татар телендә», - дип җавап бирделәр. Безнең туган телебез - татар теле. Ул безнең милли телебез, республикабызның дәүләт теле. Балаларга төрле-төрле сораулар бирелде: без нинди телдә сөйләшәбез, республиканың башкаласы кайсы шәһәр, бездә нинди милләтләр яши кебек сорауларга балалар бик мавыгып җавап бирделәр. Өбрә музее директоры Гөлназ Гыйниятуллина презентация күрсәтте. Ул безнең Туган илебез - Татарстанга багышланган иде. Татарстан гимны, аны кем язган? Аны Рөстәм Яхин язганын күп балалар белмәгән дә булган икән. Дәүләт флагы, гербы нәрсәне аңлата? Алар бу презентациядән үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүматлар алдылар. Мәдәният хезмәткәрләре Эльмира Фәрхетдинова һәм Гөлшат Фатыйхова балаларга кроссвордлар чиштерделәр. Кроссвордлар Татарстанның тарихи урыннарына багышланган иде.

Реклама

Башлангыч сыйныф укучылары булуларына карамастан, кроссвордларны бик тиз чиштеләр. Аларга бу бәйгедә актив катнашканнары өчен кечкенә генә бүләкләр тапшырылды. Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: бәйрәмгә килгән балаларның бу кичәдән соң туган телне, туган йортны, Туган илне ярату, аның белән горурлану хисе, һичшиксез, арткандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев