Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Тарихи, мәдәни һәм рухи байлыкларны саклау кирәк

Биектау муниципаль районы - Урта Идел буеның иң борынгы тарихи, мәдәни һәм рухи үзәкләреннән берсе. Биредә шушы территориядә яшәгән халыкларның тиңдәше булмаган археология, тарихи һәм мәдәният һәйкәлләре сакланган. Бөтен Казан артының иң изге урыны урта гасырның икътисади һәм мәдәни үзәге булган "Иске Казан" калдыклары. Аның территориясендә урнашкан объектлар Иске Казан...

Биектау муниципаль районы - Урта Идел буеның иң борынгы тарихи, мәдәни һәм рухи үзәкләреннән берсе. Биредә шушы территориядә яшәгән халыкларның тиңдәше булмаган археология, тарихи һәм мәдәният һәйкәлләре сакланган.

Бөтен Казан артының иң изге урыны урта гасырның икътисади һәм мәдәни үзәге булган "Иске Казан" калдыклары. Аның территориясендә урнашкан объектлар Иске Казан дәүләт музей-тыюлыгының сакланулы зонасына керә. 17 нче июньдә нәкъ менә шушында "Иске Казан риваятьләрдә чагыла" интерактив программасы күрсәтелде, анда Биектау муниципаль районы башлыгы Р. Кәлимуллин, Татарстан Республикасының экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр буенча Дәүләт Советы Комитеты Рәисе В.Васильев, ТРның экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр буенча Дәүләт Советы Комитеты рәисе урынбасары И.Сафиуллин, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының предприятиеләрне реструктуризацияләү һәм агробизнесны үстерү бүлеге начальнигы А.Молокин, ТРның туризм буенча Дәүләт Комитеты рәисе урынбасары Л.Сәетова, туризм буенча ТР Дәүләт Комитетының туристлык индустриясен үстерү бүлеге начальнигы А.Абдрашитов, шулай ук башка мәртәбәле кунаклар, туристлык фирмалары җитәкчеләре, массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Капка янында кунакларны сәхнәләштерелгән тамаша белән Ямаширмә урта мәктәбе укучылары - сакчылар каршы алды. Программага музейның күргәзмә залларында йөрү, крепость-тегермәннең эчке ягын, крепость капкасын күрсәтү, читек чигү буенча мастер-класс уздыру, тимерчелек һәм чүлмәк ясау мастерскойларында булу, татар фольклоры белән таныштыру һәм кунакларны милли камыр ризыклары һәм чәй белән сыйлау кергән. Кунаклар шулай ук Ямаширмә мәктәбенең милли киемнәр кигән укучылары Сабантуй бәйрәменә туры китереп уздырган ярышларда катнаштылар. Экскурсовод вазифаларын музей хез-мәткәре Ф.Закирова бик оста башкарды.

Туристлык маршруты Ямаширмәдә 2010 нчы елда фермер Г.Котдүсов оештырган тәвә кошлары фермасында дәвам итте. Ә.Котдүсованың фермер хуҗалыгындагы кошлар һәм хайваннар турында матур, тәэсирле итеп сөйләве һәркемнең күңеленә хуш килде. Шушы чара барышында авыл уңганы Л. Минһаҗева түбәтәй чигү буенча мастер-класс уздырды. Күп кенә яңа мәгълүмат биргән гаҗәеп кызыклы экскурсиядән соң кунакларга шушындагы күлдән тотылган балыктан махсус рецепт буенча пешерелгән ухадан авыз итәргә тәкъдим иттеләр.

Түгәрәк өстәл янында Татарстан Республикасында туристлыкны үстерүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр тикшерелде. Иске Казан - Тәвә кошы фермасы (Ямаширмә) туристлык маршрутына бәя бирелде. Урта гасырдагы шәһәр кешеләренең тормыш-көнкүреше хәзерге чордагы татар авылларында яшәүчеләрнең гореф-гадәтләрендә чагылыш таба.

Әлеге маршрут туристлык белән шөгыльләнүче күп операторларны кызыксындырды. Чөнки ул үз эченә туристлык объектларында булуны да, башка урыннарга бару - ял көне турын да ала. Аннары Казанга якын урнашканлыгы да уңай роль уйный.

Ял көне туры - шәһәр халкы, башкала кунаклары өчен генә түгел, ә бәлки авыл кешеләре өчен дә ял итүнең кулай төре. Сезне шушы маршрут буйлап узарга чакырабыз. Килегез, бер дә үкенмәссез, уңай тәэсирләр күп булыр!

Автор фотолары.

Фото: Биектау районы башлыгы Р.Г.Кәлимуллин, ТРның Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр буенча Дәүләт Советы комитеты әгъзасы М.Х.Зарипов, ТРның Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр буенча Дәүләт Советы комитеты рәисе В.П.Васильев, ТРның Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр буенча Дәүләт Советы комитеты рәисе урынбасары Илсур Сафиуллин (сулдан уңга) - Иске Казан дәүләт тыюлыгында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев