Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Сәләт шулай шомара

Республика күләмендә төрле конкурс-бәйгеләр әледән-әле уздырылып тора. Аларда районыбыз укучылары даими катнашып, үз сәләтләрен үстерәләр. Шундый бәйгеләрнең чираттагысы, бөтендөнья театр көне уңаеннан Яр Чаллы шәһәрендә үтте. "Сәхнә көзгесе" дип аталучы республика милли балалар театр фестивалендә "Тулпар" мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан оештырылган "Сәхнә очкыннары" театр түгәрәге укучылары үзләренең иҗат җимешләре...

Республика күләмендә төрле конкурс-бәйгеләр әледән-әле уздырылып тора. Аларда районыбыз укучылары даими катнашып, үз сәләтләрен үстерәләр.

Шундый бәйгеләрнең чираттагысы, бөтендөнья театр көне уңаеннан Яр Чаллы шәһәрендә үтте. "Сәхнә көзгесе" дип аталучы республика милли балалар театр фестивалендә "Тулпар" мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан оештырылган "Сәхнә очкыннары" театр түгәрәге укучылары үзләренең иҗат җимешләре белән катнаштылар. Традициягә кереп баручы бу фестиваль быел өченче тапкыр үткәрелә. Моннан ике ел элек башланып киткән фестивальнең беренчесендә катнашып, безнең коллектив беренче урынны яулаган иде. Быел тагын үз көчебезне сынап карарга булдык. Рабит Батулланың "Салават күпере" исемле әкиятен сәхнәләштерү эшенә укучылар җаваплы карап әзерләнделәр. 11 укучы катнашкан тамаша декорацияләргә бик бай. Шуңа күрә аларны әзерләүгә аеруча җаваплылык белән карадык.

Фестивальнең географиясе елдан-ел киңәя. Быел барлыгы 60 коллектив катнашты. Төрле эчтәлектәге әсәрләр сайланган, һәрберсе матур чыгышлары бе-лән сөендерделәр.

Жюри әгъзалары һәр чыгышны энә күзе аша үткәреп, төрле критерийлар буенча бәяләделәр. Сәхнәдә укучыларыбыз үзләрен чын артистларча тоттылар. Урман җәнлекләре тормышын чагылдырган әсәр тәрбияви әһәмияткә ия иде. Ниһаять, дулкынландыргыч мизгелләр җитте: укучыларыбыз чыгышы тиешенчә бәяләнеп, 3 нче урынга лаек булды. 1 нче урын булмаса да, тырышлыгыбыз бушка китмәде.

Чыгыш шулай ук "Чаллы хәбәрләре" газетасы тарафыннан да уңай бәяләнде. Алар декорация, сәхнә бизәлешенә карата үзләренең соклануларын белдерделәр. Фестивальга баруны оештырган "Тулпар" мәктәптән тыш эшләр үзәгенә укучыларыбыз исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Быелгы фестиваль тәмам. Алдагы конкурслар укучыларыбыз өчен иҗади уңышларга тагын да баерак булсын иде дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев