Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Сандугачыбыз Галия Камалова моңын Республика җитәкчелеге дә югары бәяләде!

Исегезгә төшерәбез, бүген, «Корстон-Казан» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикабызның авыл хуҗалыгы тармагына намуслы хезмәт елларын багышлаган алдынгылар белән очрашты. Зур чарада, тырышлык күрсәткән иң яхшы игенчеләрне, терлекчеләрне, механизаторларны, КФХ башлыкларын һәм авыл хуҗалыгы тармагы белгечләрен котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Әлбәттә, тантана җыр-моңга үрелеп барды. Безнең якташыбыз, күпләребезнең...

Исегезгә төшерәбез, бүген, «Корстон-Казан» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикабызның авыл хуҗалыгы тармагына намуслы хезмәт елларын багышлаган алдынгылар белән очрашты.

Зур чарада, тырышлык күрсәткән иң яхшы игенчеләрне, терлекчеләрне, механизаторларны, КФХ башлыкларын һәм авыл хуҗалыгы тармагы белгечләрен котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Реклама

Әлбәттә, тантана җыр-моңга үрелеп барды. Безнең якташыбыз, күпләребезнең яраткан җырчысы Галия Камалова да Корстонда авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләп, үзенең моңлы җырларын бүләк итте. Галия апа өчен әлеге тармак та ят түгел. Нечкә күңелле, иҗаты кебек ихлас, гүзәл затыбызның өч дистәгә якын гомере "Бөреле" хуҗалыгы белән бәйле. Хезмәт сөючәнлеге, эшкә намус белән каравы, техниканы ир-егетләр кебек яхшы тоемлавы нәтиҗәсендә ун ел трактор унөч ел машина йөртеп һәрчак алдынгы була ул.Хәр өлкәдә дә сынатмаган якташыбыз бүген Республика җитәкчелеге тарафыннан зур бәйрәмгә чакыру алды. "Бәйрәмдә "Гөлҗамал" җыры белән чыгыш ясадым.Бәйрәм азагында Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев кебек зур җитәкчеләр килеп үзләренең ихлас теләкләрен ирештерделәр. Римма Ратникова тагын озак еллар шулай җырлап яшәргә язсын, диде. Иҗатыма югары бәя биргәннәре өчен, бик шатмын.Бәйрәм бик күңелле булды" , дип үз хисләре белән уртаклашты сандугачыбыз Галия Камалова. Халкыбыз әйткәнчә, күңеллегә куаныч, күңелсезгә юаныч булган җырларыгыз, үзегез кебек озын гомерле булсын!Якынлашып килүче һөнәри бәйрәмегез белән, Галия апа!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X