Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Сабантуйга әзерлек клубта башланды

Без хәзер шундый чорда яшибез: кая барып тотынсаң да, нәрсә генә эшләргә җыенсаң да, матди ярдәм кирәк. Үзем мәдәният өлкәсендә эшли башлагач шуны аңладым: безгә материаль якка караганда да өстенрәк булып торган мораль ярдәм дә бик кирәк икән. Менә әле генә үткәргән бәйрәмдә Ташлы Кавал авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы...

Без хәзер шундый чорда яшибез: кая барып тотынсаң да, нәрсә генә эшләргә җыенсаң да, матди ярдәм кирәк.

Үзем мәдәният өлкәсендә эшли башлагач шуны аңладым: безгә материаль якка караганда да өстенрәк булып торган мораль ярдәм дә бик кирәк икән. Менә әле генә үткәргән бәйрәмдә Ташлы Кавал авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы яшь, энергиясе ташып торган, көчле рухлы егет Хәйбуллин Илнур безне матди яктан да, рухи яктан да баетты. Шундый шәхес белән ничек эшлисең килмәсен ди.

Без Ташлы Кавал мәдә-ният йортында "Сабантуйлы бәйрәм" дигән кичә үткәрдек. Кичәне үзенең матур теләкләре белән җитәкчебез Шәяхмәтова Гөлгенә башлап җибәрде. Без программага төрле уеннар, ярышлар һәм милли көрәшне керттек. Кичә концерт номерлары белән катнаштырылып, уеннар белән үрелеп барды. Барлык килгән кунакларның да, авылдашларның да төрле уеннарга бай булган Сабантуйны сагыну, яратулары сизелеп тора. Күз бәйләп бүләк кисү уеннарында хәтта бер яшьлек балалар да катнашты. Уеннар актив рәвештә, шау-гөр килеп барды, аларны мәдәният хезмәткәрләре оештырды. Ә менә кул көрәше - армрестлингны алып баруны ул өлкәдә тәҗрибәсе күп булган авылыбыз укытучысы Фәхриева Гөлшат апага йөкләдек. Сүз уңаеннан язып китим әле: ул безнең авыл һәм район сабантуйларында гына түгел, чит районнарда, хәтта шәһәр сабантуйларында да призлы урыннар яулап, зур горурлыгыбыз булып торган шәхесебез. Барлык уеннардан соң иң төп өлеш - көрәш башланды. Көрәш инде ул бик четерекле уен төре. Аның үзенең төрле алымнары, кануннары, үз ысуллары бар. Бу өлкәдә дә шулай ук бик зур тәҗрибәле кешеләребез бар безнең. Алар - Фәхриев Данил һәм Гобәйдуллин Зөлфәт абыйлар. Судьялар үз-ләренә йөкләнгән эшне бик игътибарлы булып, гадел рәвештә алып бардылар. Залдагы тамашачы да алардан бик канәгать калды, һәрдаим кул чабып, алкышлап тордылар. Көрәштә үз авылыбыз егетләре дә, кайткан кунаклар да катнашты. Спортның бу төрендә актив катнашкан егетләребез Фәхриев Булат, Гатауллин Марат, Мөхәммәт-җанов Илсаф, Сәлахетдинов Илнур, Кулиев Салават, Грабалин Данил, Са-фиуллин Илнурлар үзлә-ренең чын егетләр икәнлекләрен тагын бер кат расладылар. Урта яшьтәге көрәшчеләр арасында Шәрифуллин Рүзил белән Сабирҗанов Рәдиф абыйлар, Хәбибуллин Алмазларга тиңнәр булмады. Нинди сабантуй инде ул абсолют батырсыз! Билгеле, бездә дә бу исем өчен көрәш булды: ул - Фәхриев Булат. Аңа директорыбыз Гөлгенә Тәлгатовна "Абсолют батыр" дигән тасма бәй-ләгәндә көчле алкышлар бик озакка сузылды. Ә бәйрәмнең музыкаль өлешен Рүзил абый үз кулына алды. Ул булган бәйрәмдә безгә хәтта шәһәрдән дә артистлар кирәкми. Ул матур тавышы белән җырларны таңга кадәр яңгыратырга да әзер иде. Аны шулай ук тамашачылар бик яратып тыңладылар.

Бәйрәмебез урамда бәй-рәм салюты белән тәмамланды. Салют утлары белән бергә балаларның «ура!» кычкырулары, көлү авазлары, кул чабулар кичке авыл өстендә озак яңгырап торды.

Минем Илнур Хәйбуллинга авылдашларым, хезмәттәшләрем, кайткан кунаклар исеменнән рәхмәтнең иң зурысын белдерәсем килә. Үз көчләре белән генә бәйрәм үткәреп килгән мәдәният эшчеләре сезнең бу ярдәмегезгә чиксез шат булдылар. Алда торган максатларыгызга ирешеп, биек үрләр яулап, туган авылыгызның шундый сөйкемле улы булып калуыгызны телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев