Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

РӘХӘТЛӘНЕП ЯЛ ИТТЕК

Күптән түгел безне укучыларыбыз Ләбиб Леронның "Аңгыра сарык бәрәне" дигән пьесасын сәхнәгә куеп сөендерделәр. Җитәкчеләре Филсинә Сәгъдиеваның хезмәте бушка китмәгән, балалар үз рольләрен югары дәрәҗәдә башкардылар. "Йөргән таш шомара" ди татар халык мәкале. Бу әйтем безнең мәктәбебезнең йолдызы Салават Гәрәевка бик тә туры килә. Ул төп рольләрнең берсен - бүре...

Күптән түгел безне укучыларыбыз Ләбиб Леронның "Аңгыра сарык бәрәне" дигән пьесасын сәхнәгә куеп сөендерделәр.
Җитәкчеләре Филсинә Сәгъдиеваның хезмәте бушка китмәгән, балалар үз рольләрен югары дәрәҗәдә башкардылар.
"Йөргән таш шомара" ди татар халык мәкале. Бу әйтем безнең мәктәбебезнең йолдызы Салават Гәрәевка бик тә туры килә. Ул төп рольләрнең берсен - бүре образын гәүдәләндерде. Шуны да әйтеп китү кирәктер: Салават - безнең уң кулыбыз. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара, бик намуслы егет, аны мактау сүзләренең чиге юк.
Бертуган Алисә белән Ализә Вәлиуллиналар берсеннән-берсе оста итеп образга керә белә-ләр. Һәрвакыт үзләренең бию, җыр сәнгате белән куандырган кызларыбыз Ләйсән Закирова һәм Райлә Һадиеваларга сәхнә осталыгы тумыштан бирелгән диярсең. Данир Гыйлаҗиев та үзенең ролен җиренә җиткереп башкарды.
Балаларыбызның шундый сәләтле, оста, булдыклы булуларына сокланып та, горурланып та карап утырдым.
Укучыларыбыз уку алдынгылары да, нинди генә эшкә алынсалар да, булдыралар.
Әкият-пьеса балаларга тәрбия бирүнең бер төре. Әкиятне карап, алар үзләре өчен күп кенә уңай сыйфатларны: әдәп-лелек, туры сүзлелек, игелеклелек, бер-береңне хөрмәт итү тәрбиясе алдылар.
Балалар бөтен күңелләрен биреп карадылар, артистларның әкиятне башкарып чыгулары сизелми дә калды. Иптәшләре аларны алкышларга күмделәр. Безне тагын да шундый матур спектакльләр белән куандырып, сау-сәламәт булуларын теләп калдылар. Бик рәхәтләнеп ял иттек. Рәхмәт яусын оештыручыларга да.
Дуслар! Әгәр сезнең мәктәпләрегездә Ләбиб Леронның "Аңгыра сарык бәрәне" дигән әкият-пьесасын күрсәтәләр дигән белдерү булса, карамый калмагыз.

Рәсемдә: спектакльдә катнашучылар Ф.Сәгъдиева белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев