Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Озын толым – кызларның матурлыгы

Кызларның билгә кадәр төшеп тора торган озын толымнары элек кемнең генә йөрәген яндырмаган икән! Кызганычка каршы, халкыбызның күп кенә матур традицияләре һәм гореф-гадәтләре онытылуга таба бара. Ләкин әле чәч толымнарын озын итеп үстерергә яратучы кызлар да бар. 20 мартта Балалар иҗат йортында "яшәүчеләр" "Озын толым" бәйрәме уздырырга һәм арадан иң...

Кызларның билгә кадәр төшеп тора торган озын толымнары элек кемнең генә йөрәген яндырмаган икән!

Кызганычка каршы, халкыбызның күп кенә матур традицияләре һәм гореф-гадәтләре онытылуга таба бара. Ләкин әле чәч толымнарын озын итеп үстерергә яратучы кызлар да бар.

20 мартта Балалар иҗат йортында "яшәүчеләр" "Озын толым" бәйрәме уздырырга һәм арадан иң чибәр, изге күңелле һәм назлы кызны сайлап алырга карар иттеләр. Аңа әле кул эшләре, яңгыравыклы җыр һәм такмак белән дә үзен күрсәтергә кирәк иде. Кемнәр алар, дип сорарсыз. Исемнәрен атыйм: Айсылу Нигъмәдҗанова - "Хореография" һәм "Яшь конферансье" берләшмәсе укучысы, Вероника Барышева - ИЗО бер-ләшмәсе укучысы, Алинә Ганиева - "Хореография", "Инглиз теле" берләшмәсе укучысы, Азалия Закирова - "Вокал", "Кисү һәм тегү" берләшмәсе укучысы. Беренче конкурста кызлар үзләренең мавыгулары турында сөйлә-деләр. Шулай ук «визитка» вакытында безнең конкурсанткаларыбыз үзләренең өйләрендә эшләгән прическаларын күрсәттеләр. Жюри прическаларның бизәлеш дизайнын бәяләде. Прическаларның стиль һәм композицияләренә игътибар бирделәр. Билгеле булганча, әкияттәге Марья - бер төн эчендә искиткеч матур булган йөзләп келәм сугу остасы. Ә безнең катнашучыларга аны биш минут эчендә эшләргә туры килде. Аларга альбом бите, төсле кәгазь, кайчы һәм җилем бирелде. Без сезгә серне ачабыз: безнең кызлардан да булдыклырак кул эшләре осталары юк! Аларның келәмнәре бик матур килеп чыкты.

Без барыбыз да әкияттән беләбез: Золушканың беркайчан да буш вакыты булмый, шуңа күрә аңа өй эшләрен башкарганда биергә туры килә. Безнең кызлар да Золушканың керләр үтүк-ләгән, чәчәкләргә су сипкән, келәм суккан, савыт-саба юган, тузан сөрткән, кер юган вакытта ничек итеп биегәнен күрсәттеләр. Начар килеп чыкмады.

Конкурсның икенче номинациясе "Аш-су остасы" дип аталды. Кызлар өйләрендә ризык әзерләргә һәм аны тамашачыларга һәм жюрига күрсәтергә тиеш иделәр. Аларның пешергән ризыклары телеңне йотарлык булды!

Телеңне йотарлык! Конкурстан соң барыбыз да тәм-томнар белән сыйландык, шәп булды!

"Мэри-Кэй" компаниясенең чибәрлек буенча консультанты Ләйсән Габдрахманова уздырган мастер-класс бөтенебез өчен дә көтелмәгән яңалык булды. Катнашучылар аның һәр сүзен отып калырга тырыштылар, һәр хәрәкәтен йотлыгып күзәттеләр. Ул бик җиңел һәм оста итеп макияж ясады, мода һәм бизәнү-ясануга кагылышлы соңгы яңалыклар белән таныштырды. Аңа бик зур рәхмәт.

"Иҗади конкурс" номинациясендә кызлар иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Тамашачыларны артистлык осталыгы, зирәклек, тапкырлыклары белән сөендерделәр һәм бөтен кешенең күңелен кү-тәрделәр. Без катнашучыларны лаеклы чыгыш ясаулары һәм җиңүгә ирешүләре белән котлыйбыз.
Тагын бер тапкыр аларның исемнәрен әйтеп үтәм: "Иң шат күңелле кыз" - Алинә Фәйзрахманова, "Иң сокландыргыч кыз" - Алинә Ганиева, "Иң серле кыз" - Вероника Барышева, "Иң мут кыз" - Азалия Баһавиева, "Гаҗәеп прическалы кыз" - Алинә Закирова һәм озын толымлы яз гүзәле "Иң озын чәчле кыз" - Айсылу Нигъмәдҗанова.

Кызларның барысын да лаеклы җиңү белән котлыйбыз, аларның һәрвакытта да сокландыргыч, серле һәм сөйкемле булып калуларын телибез.
Рәсемдә: «Озын толым» бәйгесендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев