Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Музей – мәктәпнең горурлыгы

Усад урта мәктәбендә музей күптән түгел - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы хөрмәтенә ачылды. Әмма аны булдыру эше бер генә ел дәвам итмәде. Тарих укытучысы Зөлфия Габделхәй кызы Шәйдуллина күп еллар буена бик яратып һәм мавыгып экспонатлар туплады. Борынгы көн-күреш әйберләрен җыеп, Чубарово, Иске-Тура кебек әйләнә-тирә авылларга үзе барып...

Усад урта мәктәбендә музей күптән түгел - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы хөрмәтенә ачылды.

Әмма аны булдыру эше бер генә ел дәвам итмәде. Тарих укытучысы Зөлфия Габделхәй кызы Шәйдуллина күп еллар буена бик яратып һәм мавыгып экспонатлар туплады. Борынгы көн-күреш әйберләрен җыеп, Чубарово, Иске-Тура кебек әйләнә-тирә авылларга үзе барып йөрде. Кайвакыт очраклы рә-вештә генә чын мәгънә-сендә кабатланмас әй-берләр дә, мәсәлән, кайчандыр кемнеңдер карт әбисе йон эрләп утырган каба, күмер самовары, күмер үтүге дә очрап куя. Чыннан да, борынгыдан калган җиһазларны карап утырганда ирексездән уйларың белән әллә кайларга - гасырлар төпкеленә кереп китәсең.

Музейда крестьян йортының эчке ягы яңадан торгызылган, шул чордагыча җиһазланган почмак бар. Бу әлеге матурлыкны үз куллары белән ясаган физкультура укытучысы Валерий Фридрихович Назаров һәм технология укытучысы Рафис Әхмәт улы Вәлиуллинның казанышы.

Мәктәп музеенда тыл хезмәтчәннәренә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым урын бирелгән. Аларның күбесе үз вакытында мәктәп музеена шәхси әйберләрен бүләк иткән. Ни кызганыч, хәзер авылда Бөек Ватан сугышында катнашкан бер генә кеше дә калмаган. Элек алар, мәктәпкә еш килеп, сугыш чоры авырлыклары турында сөйлиләр, яшь-ләрдә патриотлык хисләре тәрбияләүгә зур өлеш кертәләр иде.

Хәзер музейга педагог-оештыручы Татьяна Николаевна Коробкова җи-тәкчелек итә. Ул Зөлфия Габделхәй кызы башлап җибәргән традицияләрне дәвам итә. Мәктәп директоры Фәрит Касыйм улы Хәлиуллин мәктәп музеена һәртөрле ярдәм күрсәтә.

Рәсемдә: Усад мәктәбе музеенда.

А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев