Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

“Моңнар кайтсын авылга“

Безнең Кече Рәс клубында һәр бәйрәм зурлап бәйрәм ителә. 8 нче мартта халыкны "Моңнар кайтсын авылга" дигән театральләшкән тамаша көтә иде. Тамашаның асылында авыл клубында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар әзерләгән зур концерт күрсәтү иде. Тамаша чыннан да бик үзенчәлекле, бик мәгънәле булып чыкты. Авыл яшьләренең күбрәк онытыла барган җырларны, халык җырларын...

Безнең Кече Рәс клубында һәр бәйрәм зурлап бәйрәм ителә.

8 нче мартта халыкны "Моңнар кайтсын авылга" дигән театральләшкән тамаша көтә иде. Тамашаның асылында авыл клубында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар әзерләгән зур концерт күрсәтү иде. Тамаша чыннан да бик үзенчәлекле, бик мәгънәле булып чыкты. Авыл яшьләренең күбрәк онытыла барган җырларны, халык җырларын башкарулары бәйрәмгә тагын да ямь бирде. Бигрәк тә олы яшьтәге тамашачылар күңеленә хуш килде.

Концертны алып баручы клуб мөдире: "Бу концерт гади генә түгел. Без бит авылыбызның йөзен күрсәтәбез. Әгәр дә безнең авылда җыр-моң сакланмаса, димәк, безнең авылыбыз үлгән дигән сүз. Ә инде авылы яшә-мәгән милләтнең - теле юк, чөнки безнең авылларда телебез, милләтебез, кыйблабыз саклана. Без үз телебезне, моңыбызны, җырыбызны, гореф-гадәтләрне, ата-бабаларыбызның кендек каны тамган авылларыбызны саклап калырга тиешбез", - диде.

Бәйрәмгә килгән һәр кеше авылы белән, концертта катнашкан авылдашлары, үсеп килүче талантлы яшьләр белән горурланып утырдылар. Болай булгач, авылыбыз яшәр әле, Алла боерса.

Тамашада берәү дә рольсез калмады. Миңа да гармунчы булырга туры килде. Без өлкән яшькә таба барсак та, бик теләп клубка "Җыр түгәрәкләренә" йөрибез. Җыр, моң, бердән, күңелләрне күтәрсә, икенчедән, бу тырыш яшьләр янында булуы үзе бер рәхәт. Ә авылдашларыбызның күтәренке күңел белән, чын йөрәктән рәхмәт әйтеп, клубта үткәрелгән кичәләргә яратып йөрүен күрү икеләтә бәхет. Тормыш мәшәкатьләреннән, үз эшләреннән арынып, авыл халкына ял кичәләре үткәрүдә зур тырышлык куйган барлык авылыбызның талантлы үзешчән сәнгатьтә катнашучыларына зур рәхмәт әйтәсем килә. Саулык-сәләмәтлек, эшләрендә, тормышларында, иҗатларында уңышлар телим. Яшәсен җыр-моң, яшәсен авылыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев