Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Медицина хезмәткәрләренә яз бүләге

Беренче яз бәйрәмен - Халыкара хатын-кызлар көне 8 Мартны концерт белән билгеләп үтү Биектау үзәк район больницасы коллективы өчен матур традициягә әверелде. 6 мартта баш табиб И.С.Шәрипов чакыруы буенча Биектау районының медицина хезмәткәрләре янына кунакка һәм аларны котлар өчен ТРның атказанган артисты Рөстәм Закиров, республикабызның алтын тавышы Сәгыйть Гыйбашев һәм...

Беренче яз бәйрәмен - Халыкара хатын-кызлар көне 8 Мартны концерт белән билгеләп үтү Биектау үзәк район больницасы коллективы өчен матур традициягә әверелде.

6 мартта баш табиб И.С.Шәрипов чакыруы буенча Биектау районының медицина хезмәткәрләре янына кунакка һәм аларны котлар өчен ТРның атказанган артисты Рөстәм Закиров, республикабызның алтын тавышы Сәгыйть Гыйбашев һәм балалар бию коллективы килде.

Хөрмәтле хатын-кызларны беренче булып Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Г.Газизов котлады, барысына да нык сәламәтлек, эшләрендә уңышлар һәм гаилә иминлеге теләде. Медицина өлкә-сендә эшләүче хатын-кызларның һәрвакытта да алдынгылыкта булуын, тырышлыкларын, шул ук вакытта йортларында һәм гаиләләрендә тынычлык, җыйнаклык, ямьлелек чыганагы булып торуларын билгеләп үтте.

Баш табиб И.С.Шәрипов намуслы хезмәтләре өчен бөтен коллективка рәхмәт белдерде һәм игътибарны тагын бер кат гүзәл затларның искиткеч сөйкемле булуларына юнәлтте.

Бәйрәм гаҗәеп күңелле узды! Артистларның чыгышлары алдагы бәйрәм көннәренә тагын бер шатлык өстәде, кәефне күтәрде, җаннарга рәхәтлек иңдерде.

Матур теләкләре, шушындый күркәм традицияне башлап җибәрүе өчен баш табиб И.С.Шәриповка коллектив исеменнән зур рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев