Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Күркәм йолалар яңартыла

"Күңелле масленица" - узган атнада Биектау үзәк балалар китапха-нәсендә узган бәйрәм шулай дип аталды. Аңа 1 нче Биектау урта мәктәбенең 1 "А", 1 "Б" сыйныфлары укучылары чакырылды. Масленица борынгы славяннарның мәҗүсиләр динендәге гореф-гадәтләрдән башланган, алар февраль азагында - март башында җылы нурларын сибә башлаган кояшка багышланган бәйрәм уздырганнар. Шуңа күрә...

"Күңелле масленица" - узган атнада Биектау үзәк балалар китапха-нәсендә узган бәйрәм шулай дип аталды.

Аңа 1 нче Биектау урта мәктәбенең 1 "А", 1 "Б" сыйныфлары укучылары чакырылды.

Масленица борынгы славяннарның мәҗүсиләр динендәге гореф-гадәтләрдән башланган, алар февраль азагында - март башында җылы нурларын сибә башлаган кояшка багышланган бәйрәм уздырганнар. Шуңа күрә борынгы заманнардан килгән әлеге бәйрәмнең эмблемасы да - кояшны хәтерләткән коймак.

1 нче мәктәпнең 5 "А" сыйныфы укучылары Полина Мельникова, Анастасия Гришина, Лия Волкова, Анастасия Белова Россиядә Масленицаны бәйрәм итү тарихы һәм йолалары турында сөйләделәр. Аның сөйлә-веннән балалар Масленицаның төньякта тууын, аның әтисе Суык булуын белделәр. Бик салкын көннәрнең берсендә бер кеше кар көртләре арасына яшеренгән кызны күреп ала. Ул аны кешеләргә ярдәм итәргә, аларның кәефләрен яхшыртырга, җылытырга һәм сыйларга чакыра. Масленица килә. Әмма ул башта күргәнчә нәфис гәүдәле кыз түгел, ә бәлки хәйләкәр карашлы, бит алмалары алсуланып торган, шаркылдап көләргә яратучы нык гәүдәле хатын-кыз булып чыга.

Масленица атнасындагы һәр көннең үз атамасы, үз йоласы бар: очрашу, төрле уеннар уйнау, тәмлетамак, күңел ачу, каенана (теща) коймагы, каенсеңел янында кич утыру.

Масленица атнасының соңгы көне кичерү-гафу үтенү якшәмбесе дип атала. Туган-тумача, дус-ишләр, белә торып, яки үзләре дә сизмәстән кайчандыр үпкәләтүләре һәм борчулары өчен бер-берсеннән гафу үтенәләр. Бу көнне хәтта таныш булмаган кешеләр белән кара-каршы очрашканда да, тукталып, өч тапкыр башыңны иеп, бер-береңнән гафу сорарга кирәк була.

Тормышның үлемнән өстен чыгу билгесе итеп, салам карачкыны яндыралар, чәчүлекләргә, булачак уңышка көч бирү өчен, көлен басуларга тараталар.

Китапханәче Масленица турындагы табышмаклар, әйтемнәр, мәкальләр белән таныштырып узды. Укучылар сыйныф җитәкчеләре Ольга Юрьевна Таланова һәм Рауза Абелкасыйм кызы Габдрәкыйпова белән бергә Масленица турында шигырьләр ятлаганнар, "Ой, блины..." дигән җыр әзерләгәннәр. Бәйрәм табын янында тәмамланды - барысы бергә шаугөр килеп, тәмле коймакка куертылган сөт һәм хуш исле кайнатма ягып, чәй эчтеләр. Очрашу бик күңелле килеп чыкты.
Рәсемнәрдә: Биектау үзәк китапханәсендә "Күңелле масленица" бәйрәмендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев