Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Кошлар - безнең дусларыбыз.

Кошлар, кошлар… Алар белән яңа өметләр, яңа хыяллар күңелдә туа. Яз җитүен барыбыз да көтеп алабыз. Без генә түгел, канатлы дусларыбыз да язны сагына. Җылы яклардан кайтучы кошкайларны без дә көтәбез.

Бөре чуклары белән,

Сыерчыклары белән

Яз килә,яз килә.

Яз тәрәзәдән көлә,

Яз ишекләрдән керә.

Яз ләйсән булып ява,

Язны һәркем ярата.

Табигатьнең менә шундый матур күчеш  чорында  кыш бабайның туны тәмам искереп, ала-кола булып калгач, иңкү аланнарга кар сулары җәелгәч,  туган ягыбызга кошлар кайта.

      1апрель- Халыкара кошлар көне уңаеннан без дә Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасында да күңелле генә итеп бу бәйрәмне үткәрдек. Кошлар белән танышу вакыты – яз һәм җәйнең беренче яртысы, чөнки алар ул вакытта үзләрен күрсәтәләр – сайрыйлар, чыркылдыйлар. Табигать белән без дә үзебезне  бик игътибарлы тотарга кирәк.

     Бәйрәм  уртанчылар һәм зурлар катнаш төркемен ике төркемгә булеп күңелле викторина рәвешендә алып барылды. Кошлар турындагы бик күп табышмаклар ярдәмендә, балалар үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр. Хәрәкәтле уеннар “Оясыз кош”, “Очты, очты...”, “Воробушки и автомобиль” кебек уеннарны балалар бигрәк тә үз итеп, үзләренең җитезлекләрен, зирәклекләрен күрсәттеләр.

      Кошларның кеше өчен әhәмияте - аларның табигатьтә тоткан урыннарына бәйле. Бөҗәк ашаучы барлык кошлар да файдалы. Чөнки алар үсемлек корткычларын күпләп юк итәләр. Ә ерткыч кошлар кимерүчеләрне юк итү белән бергә,  санитарлар ролен башкарып, табигатькә, авыл хуҗалыгына зур ярдәм күрсәтүләре турындагы мәгълуматларны балалар бик игътибар белән кызыксынып тыңладылар.

       Кошлар турында эрудит сораулар, игътибарлылыкны үстерүгә караган “Кошлар кайтты”, “Кайсы кош тавышы?” уеннарын бик яраттылар. Бәйрәм шулай ук яз турындагы җырлар белән дә үрелеп барды.  Балалар кошлар турындагы белемнәрен дә ныгыттылар: үзләре белгән бармак уеннарын, санамышларны, әйтемнәрне иптәшләренә бик теләп җиткерделәр.

     Кошлар табигатьнең күрке. Алардан башка табигать тә җансыз.Алар бик күп зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр, сайраулары белән тормышыбызга ямь өстиләр. Әйе, яз җитү белән кошлар кайта, күктә, агач башларында яңадан тормыш башлана. Гаҗәеп матур бу тормыш. Кошларга ярдәм итик, аларсыз бит дөньяның бер чите китек. Шуңа күрә без кошларга ярдәм итәргә, аларны сакларга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев