Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Китапханәдә өлкәннәр өчен - "Могҗизалар кыры"

Өлкәннәр көне дигән бәйрәм күп илләрдә бар. Молдавиядә ул, мәсәлән, сентябрьнең соңгы шимбәсендә, Польшада 28 гыйнварда, Франциядә мартның беренче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Ә безнең илдә ул, 1992 елдан башлап, 1 октябрьдә бәйрәм ителә. Бу туганнарыңның хәлен белеп кайту, рәхмәт әйтү, аларга нинди дә булса файдалы шөгыльләрдә булышу, аралашу өчен менә...

Өлкәннәр көне дигән бәйрәм күп илләрдә бар. Молдавиядә ул, мәсәлән, сентябрьнең соңгы шимбәсендә, Польшада 28 гыйнварда, Франциядә мартның беренче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Ә безнең илдә ул, 1992 елдан башлап, 1 октябрьдә бәйрәм ителә. Бу туганнарыңның хәлен белеп кайту, рәхмәт әйтү, аларга нинди дә булса файдалы шөгыльләрдә булышу, аралашу өчен менә дигән мөмкинлек.

Шәфкатьлелек, зирәклек һәм ихтирам көнендә Биектау авыл китапханәсе үзенең хөрмәтле укучыларын "Китапны олысы да, кечесе дә ярата!" дип аталган "Могҗизалар кыры"на чакырды. Китапханәгә елларга һәм бәс сарган чәчләргә бирешми торган яраткан, хөрмәтле өлкәннәребез килде. Уенны башлар алдыннан без сайлап алу туры үткәрдек һәм иң лаеклы 9 кешене тәкъдим иттек. Калганнар тамашачылар булдылар, ә кайбер очракларда уенчыларыбызга ярдәм дә иттеләр. Без өч кеше катнашында беренче раундны башлап җибәрдек. Аларга Н.В.Гогольнең "Ревизор" әсәре буенча әзерләнгән сорау туры килде. Анда сүз үсемлек исеменнән алынган фамилия турында бара. Ә сез җавапны беләсезме? Белмәсәгез, китапханәгә килеп, бу китапны алып укырга туры килер.

Беренче катнашучы барабанны әйләндерә. Тәүге өч хәрефне дөрес әйткәч, ярдәмче ике тартмачык алып чыга. Аларның берсенә бүләк салынган. Леонид Аркадьевич Якубовичның "оныгы", призның кайсы тартмада икәнлеген белмәсә дә, уенчыны сынап карарга булды һәм тегесе, аның киңәшен тыңлап, тартмачыкларның бушын сайлады. Моңа карап кына күңелләре сүрелмәде, кызыксынып, мавыгып уйнадылар. Беренче раундның җиңүчесе дә билгеле булды. Уеннан төшеп калучылар да борчылмадылар, чөнки аларга юанычлы призлар таратылды. Тагын ике раундтан соң өч кеше финалга чыкты.

Уен барышында көйләр яңгырап торды һәм музыкаль тәнәфесләрдә җырчыбыз "Бабушки-старушки", "Бабушка-бабуля" һәм "Лучший дедушка есть у меня" җырларын башкарды. Тамашачылар һәм уенчылар кул кушырып утырмадылар, кушылып җырладылар, безнең белән бергә биеделәр.

Финалга хатын-кызлар гына чыкты. Безне сокландырган ир-ат өченче раундта төшеп калды. Төп сорау - "Федорино горе" әкиятендәге төп геройның әтисенең исеме нинди? Балалар әкиятенә кагылышлы сорау шактый катлаулы булып чыкты. Тик берәүнең дә бирешәсе килми. Уен кызганнан-кыза барды һәм нибары ике хәрефне атыйсы калды. Пыжова Раиса Михайловна, "Егоровна" дигән сүзне әйтеп, җиңү яулады. Аны котлыйбыз! Ул "Музыкальный центр" дигән бүләк сайлады. Аңа супер-финалда уйнарга тәкъдим иттеләр һәм ул риза булды. Финал соравы - "Виктор Гюго романында Нотр-Дам соборындагы ачкыччының исеме нинди?" Катнашучы бу кешенең башта бөкре булуын исенә төшерде. Аннары, уйлый торгач, "Квазимодо" дип, исемен дә әйтте. Шулай итеп, Раиса Михайловна супер-уенда да җиңде. Без аңа А.С.Пушкин, Ф.М.Достоевский, А.П.Чехов, Н.В.Гоголь, М.А.Булгаков һәм У.Шекспир "имзалаган" истәлекле диплом тапшырдык. Җиңүчене тамашачылар чын күңелдән котладылар һәм ул моңа бик сөенде. Уенда катнашкан башкаларның да күңелләре көр иде. Уен һәм котлаулар тәмамланганнан соң, барысы да чәй табыны янына җыелдылар. Анда да сүз әле генә булган уен һәм андагы сораулар турында барды. Сорауга җавап таба алмаганнар исә бу әсәрләрне яңадан укырга кирәк, дигән карарга килделәр. Без оештырган шәфкатьлелек һәм хөрмәт кичәсе менә шулай күңелле узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев