Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

КЕШЕ ХОКУКЛАРЫ САГЫНДА

2013 елның 11 феврале Биектауның Туган як музее тарихына музей хезмәткәрләренең башлангыч профсоюз оешмасы барлыкка килгән көн буларак кереп калыр. Бүгенге көндә музейда, директор Билал Сәллах улы Шиһабетдинов җитәкчелегендәге тату, бердәм һәм тырыш коллектив эшләгәнлектән, бөтен кеше дә профсоюз әгъзалары булып тора. Музейда башлангыч профсоюз оешмасын булдыру эш бирүче һәм...

2013 елның 11 феврале Биектауның Туган як музее тарихына музей хезмәткәрләренең башлангыч профсоюз оешмасы барлыкка килгән көн буларак кереп калыр.
Бүгенге көндә музейда, директор Билал Сәллах улы Шиһабетдинов җитәкчелегендәге тату, бердәм һәм тырыш коллектив эшләгәнлектән, бөтен кеше дә профсоюз әгъзалары булып тора. Музейда башлангыч профсоюз оешмасын булдыру эш бирүче һәм профсоюз комитеты арасындагы социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләүнең коллектив-килешү формаларын үстерүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Музей хезмәткәрләренең профсоюз хәрәкәте лидеры итеп бердәм рәвештә фондларның төп саклаучысы Резедә Фазуллина сайланды. Хәзер аның вазифасы экспонатларның сакланышын күзәтеп тору гына түгел, профсоюз әгъзаларының һөнәри, хезмәт, социаль-икътисади хокукларын яклау да.
Беренче тапкыр сайланган профсоюз эшләрен оештыручыга профсоюз үзенең яклау бурычларын үтәсен, ә профсоюз әгъзалары үзләрен аның канаты астында итеп тойсыннар өчен эшне ничек дөрес оештырырга кирәк дигән сорауларга җавапны белү мөһим. Һәм бу мәсьәләдә рәисләре Раят Галиев җитәкчелегендә мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Республика комитетындагы тәҗрибәле белгечләр күрсәтә торган ярдәмнән, белемеңне арттырудан башка гына булмас. Туган як музее коллективына профсоюз белән актив хезмәттәшлек итүләре өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм һәм эшләрендә уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев