Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Казан Кремленә бармый калмагыз

Дөньяда матур урыннар бихисап күп. Әллә кайларда буласы, сәя-хәт итәсе, Көнчыгыш илләренә барасы, Европа шәһәрләренә күз саласы килә. Әмма шулай да кешенең күңеленә иң якыны - ул үзе туып-үскән урыннар. Мин Биектау авылында туганмын, ул шәһәргә якын урнашканлыктан, Казанда еш булам. Гаҗәеп матур шәһәр ул! Әле анда яңа һәм билгесез...

Дөньяда матур урыннар бихисап күп. Әллә кайларда буласы, сәя-хәт итәсе, Көнчыгыш илләренә барасы, Европа шәһәрләренә күз саласы килә. Әмма шулай да кешенең күңеленә иң якыны - ул үзе туып-үскән урыннар.

Мин Биектау авылында туганмын, ул шәһәргә якын урнашканлыктан, Казанда еш булам. Гаҗәеп матур шәһәр ул! Әле анда яңа һәм билгесез әйберләр бик күп!

Көзге каникул вакытында безнең тату 4 "А" сыйныфыбыз җитәкчебез Ольга Юрьевна белән бергә "Казан Кремле" музей-заповеднигына барды. Экс-курсия барышында безне кайчандыр Иван Грозный, Петр Беренче, Александр Сергеевич Пушкин, Федор Иванович Шаляпин булган данлыклы Благовещение соборының ничек төзелүе белән таныштырдылар. Иң зур тәэсирләр фирәзә гөм-бәзләре һәм ап-ак манаралары белән Кол-Шәриф мәчетеннән калды. Бу Европаның иң зур мәчете, мөселманнарның дини тормыш үзәге. Кол-Шәриф мәчете шәһәребез символларыннан берсе. Эчке ягына кергәч, аның чагыштырмача зур булмавын, нәфис бизәкләр белән матур итеп бизәлүен күрдек. Дога кыла торган залга туристларга керергә рөхсәт ителми, әмма аны, балконга менеп, югарыдан күзәтергә була.

Без ханбикә Сөембикә турындагы риваятьне бик кызыксынып тыңладык. Манара да аның исеме белән аталган. Риваятьләргә караганда, гүзәл Сөембикәне Иван Грозный үзенә хатынлыкка алырга була. Ул аңа җиде көндә манара төзетсәң, кияүгә чыгармын, дигән шарт куя. Корылманы төзеп куялар, ә туй мәҗлесе вакытында чибәркәй яулап алучыны алдый - манара башыннан ташлар өстенә сикерә.

"Татарстанның табигать тарихы" музеенда экскурсия вакытында без танып-белү максаты куелган эшлекле уен-тикшеренүдә катнаштык. Безгә биремнәр язылган бланклар тараттылар һәм үзебез дә тикшеренүчеләр һәм экскурсоводларга әверелдек. Музей залларындагы кирәкле мәгъ-лүматны үзебезгә эзләп табарга һәм шушы кә-газь битләренә теркәргә кирәк булды. Анда без динозаврларның җирдә ничек яшәүләрен күрдек, миллион еллар дәвамында дөнья үсеше эволюциясен аңларга мөмкин булган бихисап күп экспонатларны күзәттек. Барыбыз да игътибарлы, кызыксынучан, тапкыр булдык һәм соңыннан безгә призлар да тараттылар.

Без Казанда вакытны файдалы һәм күңелле уздырдык. Кремльгә беренче генә тапкыр баруым булмаса да, экскурсиядән миндә бик матур, онытылмаслык тәэсирләр калды. Шуңа күрә мондый экскурсиядә булмаучыларга Казанга барырга киңәш итәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев