Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

КАРТЛЫКНЫ ХӨРМӘТ ИТЕП

Башка урыннардагы кебек, безнең Чернышевка авыл җирлегендә дә Өлкәннәр көненә җентекләп әзерләндек, чаралар уздырдык. Чернышевка мәдәният йорты хезмәтчәннәре үзешчән сәнгатьтә катнашучылар көче белән "Чәчләргә чал керсә дә, күңелләр әле яшь" дигән концерт программасы куйдылар һәм моның белән авылыбыздагы өлкән яшьтәге хөрмәтле кешеләрне бик сөендерделәр. Шулай ук мәктәптә дә "Әбием бәлеше"...

Башка урыннардагы кебек, безнең Чернышевка авыл җирлегендә дә Өлкәннәр көненә җентекләп әзерләндек, чаралар уздырдык.
Чернышевка мәдәният йорты хезмәтчәннәре үзешчән сәнгатьтә катнашучылар көче белән "Чәчләргә чал керсә дә, күңелләр әле яшь" дигән концерт программасы куйдылар һәм моның белән авылыбыздагы өлкән яшьтәге хөрмәтле кешеләрне бик сөендерделәр. Шулай ук мәктәптә дә "Әбием бәлеше" дигән бәйрәм программасы оештырдылар. Анда укучылар чакырылган әбиләр һәм бабайларны котладылар, аларга сәхнәләштерелгән тамаша күрсәттеләр, шулай ук чәй табыны да әзерләделәр.
Авыл җирлеге администрациясе пенсия яшенә җиткән барлык ир-атлар һәм хатын-кызларны игътибарсыз калдырмады, аларга бүләкләр дә тапшырылды. Мондый күркәм чаралар Чернышевка авыл җирлеге депутаты Анастасов Георгий Николаевич һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Богуславский Ирек Борисовичның иганәчелек ярдәме белән мөмкин булды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев