Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

“Каен себеркеләре” җиңде

ШТК командаларының чираттагы очрашуы булды. Чәршәмбе, 4 декабрьдә районның үзәк мәдәният йортына иҗади бәйгегә Каенлык, Суыксу, Иске-Казан, Мүлмә, Алат, Ташлы Кавал, Коркачык авыл җирлекләре командалары килде. Бәйгенең темасы элеккечә калды: "Ә авылда яхшырак..." Һәр команда өч номинациядә мөмкин кадәр ышандырырлык, шул ук вакытта кызык һәм көлкеле булырлык итеп бирелгән теманы...

ШТК командаларының чираттагы очрашуы булды. Чәршәмбе, 4 декабрьдә районның үзәк мәдәният йортына иҗади бәйгегә Каенлык, Суыксу, Иске-Казан, Мүлмә, Алат, Ташлы Кавал, Коркачык авыл җирлекләре командалары килде. Бәйгенең темасы элеккечә калды: "Ә авылда яхшырак..."

Һәр команда өч номинациядә мөмкин кадәр ышандырырлык, шул ук вакытта кызык һәм көлкеле булырлык итеп бирелгән теманы ачарга тырышты. Уен башыннан ук алдынгылык өчен кискен көрәш Каенлык һәм Суыксу командалары арасында башланды. Соңгы йомгаклау баллары җиңүне Каенлыктан килгән "Каен себеркеләре" командасы яулауны раслады, алар 87 балл туплады. Суыксуның "Кода-кодача" командасы 86 балл җыйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев