Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Хәзинә йорты хуҗасы – китапханәче

Китапханәче һөнәре - җир йөзендәге иң и з г е һөнәрләрнең берсе, дияр идем мин. Беркемгә дә сер түгел, бүгенге көндә компьютер һәм телевидение балалар тормышында зур урын алып бара. Күпләр хәтта, балалар өчен телевидениене кулайрак та күрә, әмма китапның әһәмиятен берни белән дә алыштырып булмый. Экраннарда бирелгән әзер мәгълүмат...

Китапханәче һөнәре - җир йөзендәге иң и з г е һөнәрләрнең берсе, дияр идем мин.

Беркемгә дә сер түгел, бүгенге көндә компьютер һәм телевидение балалар тормышында зур урын алып бара. Күпләр хәтта, балалар өчен телевидениене кулайрак та күрә, әмма китапның әһәмиятен берни белән дә алыштырып булмый. Экраннарда бирелгән әзер мәгълүмат баланы стандарт рәвештә фикер йөртергә өйрәтә, уйлау сәләтен киметә. Китап укыганда исә бала, киресенчә, тәэсирләнергә, борчылырга һәм шатланырга өйрәнә. Ә китапханәченең төп бурычы - безне, ягъни укучыларны китапханәгә чакырып та, мәҗбүриләп тә түгел, ә укучы үзе кызыксынып килерлек итеп, төрле чаралар уйлап үткәрә белү. Үзе дә укырга яратучы, безне дә бу күркәм сыйфатка җәлеп итәрлек, һәрчак эзләнүдә булган шәхес, кыскасы, үз эшенең «фанаты» булырга тиеш. Мәктәбебез китапханәчесе Гөлнар апа Мәрдәнова нәкъ менө шундыйлардан.

Гөлнар апа тырышлыгы белән китапханәбездә әдәби кичәләр, сәнгатьле шигырь уку бәйгеләре, викториналар, музыкаль кичәләр уздырыла, кайчан керсәң дә, яңа китаплар, басмалар урын алган күргәзмә белән танышып була. Китапханәгә без яратып, ял итәргә, аралашырга, яңа белемнәр тупларга дип керәбез.

Гөлнар апа җитәкләгән музейда авылымның кызыклы да, кызганыч та, гыйбрәтле дә авыр тормыш юлын өйрәнергә мөмкин. Соңгы елларда халкыбызның үз туган теленә, гореф-гадәтләренә, тарихына сусаганны күрү, милләттәшләребез күңелендә милли горурлык хисе уяна башлавын тою - бик тә куанычлы хәл. Ә халык тарихын, аның рухи байлыгын өйрәнү өчен иң кулай урын - китапханә.

Гөлнар апаның төп максаты укучыларда туган телне өйрәнүгә һәм саклауга карата кызыксыну уяту, үз халкының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү. Гөлнар апа бик тынгысыз кеше. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп эшли. Ул һәр укучыга шәхес итеп карый, күңелен күтәрә белә, баланың үз-үзенә ышанычын үстерә. Өмет хисен тәрбияли, төшенкелеккә бирелергә урын калдырмый. Ул укучыларга һичкайчан тавыш күтәрмәс. Матур йомшак сүзләре, ягымлы карашы белән безнең күңелдә сабырлык, тормышны ярату хисләре уята. Гөлнар апа бар яктан да килгән, кешелекле, иҗади эшләүче, бай тәҗрибәсе белән уртаклаша, киңәшләре, җылы сүзе белән кешенең күңелен күтәрә белә.

Укучылары белән һәм үзе дә төрле бәйрәм-нәрдә катнашып, җиңүләр яулый. Йөзеннән беркайчан да елмаю китми торган Гөлнар апабызны язның беренче бәйрәме белән котлап, яңадан-яңа уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек телим.

Мәкаләмне төгәлләп, шуны әйтәсем килә: Гөлнар апа тормышта үз урынын тапкан зирәк остаз, ышанычлы дус һәм үзенең белемнәре белән уртаклашырга әзер булган киң күңелле хезмәткәр. Киләчәк тормышы да шатлыклы, бәхетле, имин һәм уңышлы булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев