Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Хуш киләсең, Нәүрүз!

Ел саен Каенлык авыл җирлегендә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре халык белән күңелле яз бәйрәме - Нәүрүзне уздыралар. Быел ул тагын да тантаналырак һәм кызыклырак узды. Чөнки безгә фольклор фестиваленә җыелган күрше Лаеш, Балтач, Балык Бистәсе, Питрәч һәм үзебезнең Биектау районы мәдәният хезмәткәрләре кунакка килде. Каенлык һәм Өнсә мәдәният йортлары хезмәткәрләре...

Ел саен Каенлык авыл җирлегендә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре халык белән күңелле яз бәйрәме - Нәүрүзне уздыралар.

Быел ул тагын да тантаналырак һәм кызыклырак узды. Чөнки безгә фольклор фестиваленә җыелган күрше Лаеш, Балтач, Балык Бистәсе, Питрәч һәм үзебезнең Биектау районы мәдәният хезмәткәрләре кунакка килде. Каенлык һәм Өнсә мәдәният йортлары хезмәткәрләре Нәүрүзне тагын да мавыктыргыч итәргә тырыштылар. Программада традицион уеннардан һәм концерт номерларыннан тыш театрлаштырылган тамашалар да күрсәттеләр. Яз бәйрәмен ачып җибәреп, Каенлык авыл җирлеге башлыгы Эльвера Шәйхулла кызы Әхмәдуллина кунакларны барлык авылдашлар исеменнән сәламләде. Раил Нәбиуллин һәм Ләйсән Галиева хөрмәтле кунакларны милли тәм-томнар белән сыйладылар, ә сигезенче сыйныф укучысы Булат Хәкимуллин алар хөрмәтенә "Аллага шөкер" дигән татар җырын башкарды.

Сыйсыз бәйрәм була, димени?! Укучылар китапханәче Рәмзия Һидиятуллина белән бергә алдан ук төп ризык - карга боткасы өчен барысын да әзерләделәр. Һәр йорт уртак ризыкны әзерләү өчен үзеннән өлеш кертте. Кешеләр карабодай, дөге, солы, перловка, манный ярмасы һәм йомырка алып килде. Болар барысы да ботка пешерүгә китте. Ул пешкән арада, бәйрәмгә яз хәбәр-чесе Кара карга (Фирдисә Хөснетдинова) һәм яз патшабикәсе Нәүрүзбикә (Гөлназ Габделхәева) килделәр. Әмма кыш алай җиңел генә бирешергә уйламады. Матур киенгән Кыш бабай (Тәгъзимә Хәкимуллина) куәтле, тиз йөрешле техника - снегоход белән кар бураннары туздырып килеп җитте. Кыш бабай белән бергә Шүрәле дә пәйда булды. Кыш бабай Яз белән озак бәхәсләште. Нәүрүзбикә аңа үз сорауларын, таләпләрен куйды. Бу бәхәстә барыбер Яз җиңде. Кыш юл куярга булды, шул мизгелне көткәндәй, кинәт кенә ялтырап кояш чыкты. Бәйрәм тагын да матуррак һәм күңеллерәк булып китте. Бәйрәмне оештыручылар борынгы халык уеннары, җырлары һәм биюләре турында да онытмадылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлнара Һидиятуллина, Миләүшә Газизуллина, Флера Галиева һәм Гөлнара Шәрипова, шулай ук милли киемнәрдән киенгән мәктәп укучылары төрле уеннар оештырдылар. Тәмле коймаклар белән кунакларны Нурия апа Ганиева, Лилия Шәрифуллина, Зилия Хәбибуллина, Алсу Шәйхиева, Надежда Киселева сыйладылар. Ботканы барлык кагыйдәләргә туры китереп, Азат Әхмәдуллин, Рәшид Садриев һәм Дамир Газизуллин пешерде, ә бәйрәмдә катнашучыларны чәк-чәк белән Нина Лазарева сыйлады. Мәктәп коллективы һәм район мәдәният йорты хезмәт-кәрләре әзерләгән сыйлар да, концерт номерлары да барысына ошады. Онытылган халык бәйрәмнәренең һәм йолаларының кире кайтуы күңелле. Киләсе елда да алар шулай ук күңелле һәм эчтәлекле узар дип өметлә-нәбез.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев