Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Хезмәтен яратып башкара

Бүгенге көндә Айбаш мәдәният йорты директоры булып эшләүче Кадрия Насыйбуллина 1964 нче елның 10 февралендә Өнсә авылында Рәшит абый һәм Сөембикә апа гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Кадрия башта Өнсә сигезьеллык мәктәбендә, аннан соң Дөбъяз мәктәбендә белем ала һәм аны уңышлы гына тәмамлап, 1981 нче елда Казан укыту-производство комбинатына...

Бүгенге көндә Айбаш мәдәният йорты директоры булып эшләүче Кадрия Насыйбуллина 1964 нче елның 10 февралендә Өнсә авылында Рәшит абый һәм Сөембикә апа гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә.

Кадрия башта Өнсә сигезьеллык мәктәбендә, аннан соң Дөбъяз мәктәбендә белем ала һәм аны уңышлы гына тәмамлап, 1981 нче елда Казан укыту-производство комбинатына тегүче һөнәре буенча укырга керә. 1985 нче елга кадәр Казан шәһәренең Киров районындагы "Заречье" ательесында тегүче булып эшли.

1985 нче елның 8 нче мартында Кадрия Кодаш авылы егете Наилгә кияүгә чыга. Олы уллары Рамил 1986 нчы елда дөньяга аваз сала, икенче кызлары Гөлия 1987 нче елда дөньяга килә, ә инде төпчек кызлары Лилия 1991 нче елда туа.

1989 нчы елда Кадрия апа Айбаш авылындагы "Кояш" балалар бакчасына пешекче булып эшкә урнаша. 1991 нче елда Айбаш мәдәният йортында эшләргә кеше таба алмагач, колхоз һәм авыл Советы рәисләре Кадрия апага шул эшне тәкъдим итәләр. "Миннән булмый, кичке эш ул", - дип әйтүенә карамастан, өйдәгеләр белән сөйләшеп, киңәшләшкәч, Кадрия апа ризалыгын бирә. Монда эшли башлагач, белемен арттыру кирәк икәнлеген аңлый ул. 1996 нчы елда Алабуга культура-агарту училищесына укырга керә һәм 1999 нчы елда әлеге уку йортын тәмамлый.

Инде балалар да үсеп җитеп, олы улы Рамил Саратов шәһәрендә хезмәт итеп кайта. Армиядән кайтып, озак та үтми, Рәс авылы кызы Низамиева Гөлназга өйләнеп, аларның уртак җимешләре, кызлары Ләйлә дөньяга килә.

2011 нче елда икенче кызлары Гөлия Юртыш авылы егете Сабиров Рамилгә кияүгә чыга.

Бер елдан төпчек кызлары Лилия дә Балтач егете Габидуллин Ленарга кияүгә чыга һәм уртак җимешләре Рөстәм дөньяга килә.

Дөрестән дә, мәдәният йортында бик күп кеше эшләп чыккан, әмма Кадрия апа кебек сабыр, кайгыртучан кеше генә бу авыр, җаваплы эштә шулай озак еллар буе эшли аладыр. Әлбәттә инде, ул кирәк чакта таләпчән һәм кырыс та була белә, шуңа күрә Кадрия апаны бик ихтирам итәбез.

Айбаш авыл җирлегенә кергән 5 авыл клубы мөдирләре бердәм, дус-тату яшибез. Барлык кичәләрне уздырганда бердәм булып, киңәшләшеп эшлибез. Кадрия апа әйтүенчә, без психолог та, укытучы да булырга тиеш. Кадрия апа үз эшен яратып башкара, хезмәтеннән тәм таба белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев