Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

ДӘРЕСНЕ ЧЫН ОСТАЛАР БИРӘ

Уку елы әле башланды гына, ә инде музыка мәктәбендә иҗат эше "кайный". Чираттагы концерт һәм мастер-класс белән бездә кунакта укучысы, халыкара конкурслар лауреаты Даша Васильева белән Казан дәүләт консерваториясе профессоры Стелла Леонидовна Федосеева булды. Тыңлаучылар яшь пианистканың гаять оста итеп уйнавыннан таң калдылар, аның репертуарын катлаулы классик әсәр-ләр тәшкил итә....

Уку елы әле башланды гына, ә инде музыка мәктәбендә иҗат эше "кайный".
Чираттагы концерт һәм мастер-класс белән бездә кунакта укучысы, халыкара конкурслар лауреаты Даша Васильева белән Казан дәүләт консерваториясе профессоры Стелла Леонидовна Федосеева булды. Тыңлаучылар яшь пианистканың гаять оста итеп уйнавыннан таң калдылар, аның репертуарын катлаулы классик әсәр-ләр тәшкил итә. Мондый концерт-очрашулар безнең укучылар өчен мөһим, чөнки алар яшьтәшләре башкаруында якынрак һәм аңлаешлырак, безнең мәктәпнең яшь музыкантлары өчен илһам чыганагы булып тора.
Каникуллар алдыннан Казан федераль университетының филология һәм сәнгать институты белән берлектә безнең учреждение "Укучы яшьләрдә табигатькә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү контекстында музыка сәнгате" региональ фәнни-гамәли семинары уздыру инициативасы белән чыкты. Докладлар, вокал һәм баян буенча мастер-класслар белән безгә сәнгать фәннәре кандидаты, профессор, Казан федераль университетының филология һәм сәнгать институтының Идел буе халыклары сәнгатьләре кафедрасы мөдире Рәгъде Фатыйх улы Халитов, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе (академиясе) доценты, ТРның атказанган артисткасы Гөлнара Мурзиева, "Индиго" мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен үсеш үзәге укытучысы, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең (академиясенең) 4 нче курс студенткасы-вокалисткасы Елена Вязникова килделәр. Түбәндәге докладлар яңгырады: "Укучы яшьләрдә табигатькә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү контекстында музыка сәнгате" , "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга музыка сәнгате чаралары белән экологик тәрбия бирү". Семинар кысаларында кунакларның концерт чыгышлары булды. Танылган музыкантлар белән мондый чаралар һәм очрашулар мәктәп педагогларына республиканың мәдәни һәм фәнни тормышы үзәгендә кайнарга мөмкинлек бирә.
Мәктәп укучыларына музыкаль тәрбия бирүнең әһәмиятле һәм аерылгысыз өлеше булып концертларга, спектакльләргә, күргәзмәләргә, музейларга йөрү тора. Бу уку чирегендә педагоглар тарафыннан берничә мәдәни экскурсия оештырылды. Сәнгать бүлеге укучылары "Гений да Винчи" күргәзмәсенә бардылар. Рәсем сәнгате (ИЗО) укытучысы Роза Габдулла кызы Усманова фикеренчә, башлангыч сәнгать белеме шәхес булып җитешүнең әһәмиятле этабы булып тора, анда иҗат әһеле формалашу башлана. Тикмәгә генә аның укучылары Ләйсән Гыйлаҗиева һәм Гөлназ Шәрипова Германиядә узган 3 нче халыкара рәсем сәнгате һәм декоратив-гамәли сәнгать күргәз-мәсендә "Әни, әти, мин - иҗади гаилә" номинациясендә II һәм III нче дәрәҗә лауреат булмаганнар. Педагогны һәм аның укучыларын гаять югары казанышлары белән котлыйбыз!
Ә безнең халык көйләрен башкаручы музыкантларыбыз да шулай ук республика конкурслары лауреатлары, Анатолий Шутиков җитәкчелегендә Татарстан Республикасының Дәүләт халык уен кораллары оркестры концертында булып кайттылар.
Биектау музыка мәктәбенә 44 яшь тулды, ул бай мәдәни һәм классик традицияләре, югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыкка ия тотрыклы коллективы (безнең мәк-тәптәге кайбер педагогларның хезмәт стажы кырык елга якын тәшкил итә) һәм укучыларның зур контингенты (дүрт йөздән артык) булган учреждение. Безнең мәк-тәптән районда һәм республикада танылу алган музыкантлар, мәдә-ният хезмәткәрләре һәм педагоглар чыккан. Барлык укучыларыбыз да профессиональ музыкант булып китә алмый, әлбәттә, әмма алар, һичшиксез, яхшы кешеләр булып чыгалар.
А.Тимонин һәм Р.Усманова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев