Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

«Чияләр» ансамбле изге Болгарда

Ямаширмә мәдәният йорты каршындагы «Чияләр» фольклор ансамбле «Иске-Казан түгәрәк уены» татар фольклоры фестивалендә фольклор әсәрләрен башкарган өчен ТР Мәдәният министрлыгының республика традицион мәдәниятен үстерү үзәге тарафыннан Диплом белән бүләкләнде. Шул уңышларыбыз өчен Биектау муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Ринат Сабирҗанов «Чияләр» ансамбле коллективына 17 ав-густта уздырылган зур бәйрәм...

Ямаширмә мәдәният йорты каршындагы «Чияләр» фольклор ансамбле «Иске-Казан түгәрәк уены» татар фольклоры фестивалендә фольклор әсәрләрен башкарган өчен ТР Мәдәният министрлыгының республика традицион мәдәниятен үстерү үзәге тарафыннан Диплом белән бүләкләнде.

Шул уңышларыбыз өчен Биектау муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Ринат Сабирҗанов «Чияләр» ансамбле коллективына 17 ав-густта уздырылган зур бәйрәм чарасына изге Болгар җиренә юллама бирде.

Бу көнне без, өлкән яшьтәге аналар, балаларча куанып, мәдәният йортына юнәлдек. Ерак юлга чыгу өчен районнан бик уңайлы автобус җибәр-гәннәр иде. Ә автобусның шоферы Мансур Мө-хәммәдиев, бик тыйнак, ачык йөзле егет, безне өч сәгать дигәндә Болгарга алып барып җиткерде. Ерак юлга өлкән яшьтәгеләр кузгалгач, мәдәният йорты директоры Фәргать Шаһимәрдәнов медицина сумкасы белән фельдшер Тәнзилә Абдрахманованы да юллаган булып чыкты.

Болгар безне кояшлы җиләс көннәре белән каршы алды. Анда булу вакытына бай, мавыктыргыч чаралар программасы тәкъдим ителде. Һәр мәй-данда үткәрелгән чаралар бик нык истә калырлык булды: күптөрле кул эшләре, биючеләр, музыкантлар чыгышлары. Гомумән, тарихи ярминкәләр һәрберебезнең күңеленә хуш килде. Һәр музей территориясендә тәмле-тәмле ризыклар белән чәй эчү мөмкинлеге тудырылган иде.

2 катлы Ак мәчетнең манаралары күкләргә ашкан. 670 килограммлы Коръән китабын урнаштырган бинага сокланмый мөмкин булмады. Икмәк музее территориясендә барлык биналар да агачтан төзелгән. Анда, әйтерсең лә, авыл тормышы кайнап тора. Мунчасы, икмәк саклау өчен склад, терлек абзарлары бар. Абзарларда - сыерлар, атлар, сарыклар. Аларны хуҗалары карап йөртә. Территориядә су тегермәне, әйтерсең лә, он тарта. Тимерче алачыгында тимерче утта кыздырып дагалар ясый.

Бәйрәм чарасы концерт белән тәмамланып, ярышларда җиңүчеләргә грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшыру белән төгәлләнде.

Иртәме-соңмы һәр чараның тәмамлану вакыты була. Без дә кайтыр юлга җыендык. Сәяхәтебез бик күңелле узды.

Безнең ансамбль коллективы әле төрле бәйге-ләрдә тагын да актив катнашып, җиңү безнең юлдашыбыз булсын иде дигән теләктә калабыз. Безнең ансамбль җитәкчесе, мәдәният йортының халык театры режиссеры Филсинә Сәгъдиевага, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ринат Сабирҗановка олы рәхмәтебезне белдерәбез. Мондый сәяхәтләр әле соңгысы булмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев