Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

“ЧӘЧЛӘРГӘ ЧАЛ КЕРГӘЧ...”

1 нче октябрьдә безнең клубта, Өлкәннәр көненә багышлап, "Чәчләргә чал кергәч..." дип аталган бәйрәм кичәсе оештырылды. Аны алып баручылар Ирина Яшина белән Светлана Павлова очрашуны "Первый вечер октября" дигән җыр-котлау белән ачып җибәрделәр, аннары "Вишенки" вокаль ансамбле башкаруында лирик җырлар яңгырады. Укучылар "Курочка Ряба на новый лад" дигән сәхнәләштерелгән өзек...

1 нче октябрьдә безнең клубта, Өлкәннәр көненә багышлап, "Чәчләргә чал кергәч..." дип аталган бәйрәм кичәсе оештырылды.

Реклама

Аны алып баручылар Ирина Яшина белән Светлана Павлова очрашуны "Первый вечер октября" дигән җыр-котлау белән ачып җибәрделәр, аннары "Вишенки" вокаль ансамбле башкаруында лирик җырлар яңгырады. Укучылар "Курочка Ряба на новый лад" дигән сәхнәләштерелгән өзек куйдылар. Кичә дәвамында сәхнәдә шигырьләр, күңелле такмаклар, дәртле җырлар, кунакларга матур теләкләр яңгырады.
Тамашачылар артистлар чыгышын җылы каршыладылар. Бәйрәм азагында "Самавыр" җыры яңгырады, чакырылучылар, аны тыңлый-тыңлый, җиләк-җимеш, кайнар баллы чәй белән сыйландылар. Балалар, сувенирлар итеп, кунакларга төрле төстәге шарлар бүләк иттеләр. Кичәгә җыелган барлык ветераннар да мондый игътибарлылыктан канәгать калдылар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев