Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Бәйрәм тәмам, алда эш көтә

Районда узган бәйрәмнәргә йомгак ясау Яңа ел тантаналарын төгәлләп куйды. Әлеге чара 13 гыйнварда, Иске Яңа ел алдыннан, төзелеп килә торган паркта төп чыршы янында узды. Аны ачу хокукы Кыш Бабайлар парадында алдынгылыкны яулаган Каенлык авыл җирлегенә бирелде. Әкият геройлары - Сөтбикә белән мәче Матроскин, хат ташучы Печкин, Убырлы карчык,...

Районда узган бәйрәмнәргә йомгак ясау Яңа ел тантаналарын төгәлләп куйды.

Әлеге чара 13 гыйнварда, Иске Яңа ел алдыннан, төзелеп килә торган паркта төп чыршы янында узды. Аны ачу хокукы Кыш Бабайлар парадында алдынгылыкны яулаган Каенлык авыл җирлегенә бирелде.

Әкият геройлары - Сөтбикә белән мәче Матроскин, хат ташучы Печкин, Убырлы карчык, Аждаһа, Кар Кызы белән Кыш Бабай һәм башкалар тамашачылар белән тормыш-көнкүрешебез турында күңелле итеп гәп кордылар, биеделәр һәм җырладылар.

Халыкны "тиешле дәрәҗәгә" җиткергәннән соң (паркка район үзәге, Биектау авылы һәм авыл җирлекләрендәге барлык хезмәт коллективлары вәкилләре җыелган иде) Яңа елга бинасын иң матур бизәүче конкурсы йомгаклары игълан ителде. Бүләкләү тантанасына кадәр район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рафис Газизов беренче өч урынны бирмәскә дигән карар кабул ителүен белдерде, чөнки күршедәге районнар белән чагыштырганда бездәге бизәлеш әллә ни шәп булмаган. Премияләр белән билгеләп үтелүче предприятие-ләр, учреждениеләр һәм авыл җирлекләре арасында "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге, район үзәк больницасы, федераль казначылык, хәрби комиссариат, "Биектау коммуналь челтәре" ачык акционерлык җәмгыяте, Биектау РЭСы, Россия Саклык банкы бүлеге, "Татэнергосбыт" бүлеге, Усад спирт заводы бар.

Авыл хуҗалыгы предприя-тиеләре һәм оешмалары белән берлектә территорияләрен башкаларга караганда яхшырак итеп әзерләүче җирлекләр: Бөреле (җитәкчеләр Э.Мөстәкыймова, М.Җаббаров), Каенлык (Э.Әхмәдуллина, Ф.Сабитов), Иске-Казан (Г.Закирова, М.Җаббаров), Суыксу (Р.Низамиев, Ф.Алимов), Олы Битаман авыл җирлеге (Р.Галимҗанова, Ш.Вахитов).

Федераль казначылык инде ничәнче ел җиңүчеләр арасында була (җитәкчесе Э.Г. Кәримова). Һәм коллектив үзенең призын инде ничәнче тапкыр хәйрия максатларга бирә. Быел башка җитәкчеләр дә Эльмира Кә-римовадан үрнәк алдылар. Аннан тыш "Биектау" хәйрия фондына Саклык банкы, "Биектау коммуналь челтәре" ачык акционерлык җәмгыяте, «Энергосбыт», район үзәк больницасы, Усад спирт заводы, шулай ук Бөреле, Олы Битаман, Иске-Казан авыл җирлекләре акча күчерделәр.

Бүләкләрне тапшыргач, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин 2011 нче ел уңышлы тәмамланды, диде. Бюджет үтәлде, өстәмә керемнәр дә бар. Әмма алда районны үстерү буенча зур бурычлар тора. Ул хезмәт коллективларына эшне күңел биреп башкаруларын теләде, ә инде биналарны һәм аларның әйләнә-тирәсен бизәүгә килгәндә исә, икенче тапкыр моны күпкә яхшыртырга кирәк булачак.

М.ТИМОНИНА.

Рәсемнәрдә: 13 нче гыйнварда төп чыршы янында Яңа ел тантаналарына йомгак ясау бәйрәмендә.

А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев