Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Өбрәдә Салих Сәйдәшев музее төзеләчәк

Биектау муниципаль районының Өбрә авылында татар милли музыкасына юл яручы бөек композитор Салих Сәйдашев музеена нигез салынды. Сүз уңаеннан әйтеп киткәндә, биредә музей бар иде инде. Бөек композиторның бабасы яшәгән йорт урынында торгызылган музей 1970 нче елда ачылган булган. Агач бина инде шактый таушалгач, аны сүтәргә кирәк, дигән карарга килгәннәр....

Биектау муниципаль районының Өбрә авылында татар милли музыкасына юл яручы бөек композитор Салих Сәйдашев музеена нигез салынды.

Сүз уңаеннан әйтеп киткәндә, биредә музей бар иде инде. Бөек композиторның бабасы яшәгән йорт урынында торгызылган музей 1970 нче елда ачылган булган. Агач бина инде шактый таушалгач, аны сүтәргә кирәк, дигән карарга килгәннәр. Авыл халкы гына түгел, гомумән Биектау районы кешеләре дә музейны тиз генә торгыза алмаслар инде, дип бик борчылышканнар. Әмма мондый шатлыклы вакыйганы озак көтәргә туры килмәгән.

Өбрә авылының өлкән яшьтәге апалары әти-әниләренең Салихның бу урыннарны бик тә яратуы турында сәйләгәннәрен хәтерлиләр. Ул балык тоту белән мавыккан. Шушында үзенә рухи азык тапкан. Соңыннан туган ягының кабатланмас гүзәллеген - чишмәләрнең челтерәп агуын, яфраклар шаулавын әсәрләрендә чагылдырган. Мичтәге утыннарның чырт-чырт итеп януыннан да рухлану ала белгән булачак композитор.

Музейга нигез салу тантанасында Россия Федерациясенең Федераль Җыелыш Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, шулай ук Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты.

- Кеше физик яктан да, рухи яктан бай булырга тиеш. Районда моның беренчесе югары дәрҗәдә булса, бүгенге вакыйга исә биектаулыларның үз мәдәниятләре турында кайгыртуларын, үз тарихлары белән горурлануларын һәм аны сакларга теләүләрен дәлилли, - дип билгеләп үтте Илдар Ирек улы.

Рөстәм Галиулла улы музей бөтен республиканың байлыгы, казанышы булыр, дип ышануын белдерде.

- Музей бөтен дөньядан килгән кунакларны кабул итәрлек дәрәҗәдә булырга тиеш, - диде ул.

Бинаның нигезенә киләчәк буынга мөрәҗәгать язылган капсула (кечкенә куык) салып калдырылачак. Анда җитәкченең һәм район халкының үсеп килүче буынга багланган өметләре турында әйтелә. Һәркем дә үзенең кече Туган иленең тарихын өйрәнергә, аның кадерен белергә һәм сакларга тиеш.

Мәкальләр - халык зирәклеге. Шуларның берсендә: "Узганыңны белмәсәң - киләчәгеңне төзи алмассың" диелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев