Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

БОЗ САРАЕНДА КҮҢЕЛЛЕ ТАМАША

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин инициативасы буенча оештырылган, инде күптән көтелгән Яңа ел тамашасы Биектау Боз сараенда 30 декабрьдә узды. Аны карарга килгән тамашачылар бөтен залны тутырды. Бозга яшь хоккейчылар, әле тимераякта фигуралы шууга өйрәнеп кенә килүче кызлар чыкты. Бозда беренче адымнарын гына ясасалар да, аларның чыгышлары истә калырлык булды. Программаның...

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин инициативасы буенча оештырылган, инде күптән көтелгән Яңа ел тамашасы Биектау Боз сараенда 30 декабрьдә узды. Аны карарга килгән тамашачылар бөтен залны тутырды. Бозга яшь хоккейчылар, әле тимераякта фигуралы шууга өйрәнеп кенә килүче кызлар чыкты. Бозда беренче адымнарын гына ясасалар да, аларның чыгышлары истә калырлык булды.

Программаның иң кызыклы өлеше, бәйрәм тамашасының "кадагы" - мәдәният, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эшләүчеләр көче белән әзерләнгән "Золушка" әкиятен сәхнәләштереп күрсәтү булды. Өч ай эчендә алар тимераякта басып торырга гына өйрәнеп калмыйча, шактый югары осталык дәрәҗәсенә күтәрелгәннәр.

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин 2013 нче елда районның спорт һәм мәдәният тормышын үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Кичә ахырында кыйммәтле бүләкләр уйнатылды. Анда тамашага килгән һәр кеше катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев