Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

Бию дөньясы күпкырлы һәм төрле

"Универсиада-2013" заманча спорт һәм эстрада биюе фестиваленең гала-концерты хореография сәнгатенең матур, рухландыргыч бәйрәме булды. Биектау районы администрациясе ярдәмендә Биектау якташлар җәмгыяте, "Салават күпере" журналы ("Татмедиа"), шулай ук "Сәхнә" театр журналы инициативасы белән оештырылып, ул районның иң әһәмиятле мәдәни вакыйгаларының берсенә әйләнде. Сайлап алу турына катнашуга 30 дан артык коллектив гариза...

"Универсиада-2013" заманча спорт һәм эстрада биюе фестиваленең гала-концерты хореография сәнгатенең матур, рухландыргыч бәйрәме булды.

Биектау районы администрациясе ярдәмендә Биектау якташлар җәмгыяте, "Салават күпере" журналы ("Татмедиа"), шулай ук "Сәхнә" театр журналы инициативасы белән оештырылып, ул районның иң әһәмиятле мәдәни вакыйгаларының берсенә әйләнде.

Сайлап алу турына катнашуга 30 дан артык коллектив гариза бирде. Тамашачылар, бию номерларын карап, күңелләренә ләззәт алдылар, ә жюри иң яхшыларны сайларга тырышты. Алар теге яки бу номинация призерлары иде һәм гала-концертта катнашуга хокук алдылар.

- Һәр конкурста җиңү-челәр һәм җиңелүчеләр бар, - дип фикерен белдерде Биектау якташлар җәмгыяте президиумы әгъзасы Зиннур Хөснияр. - Күңелне төшерергә ярамый, алда әле һәрберегезгә уңыш елмаер. Безнең якташлар җәмгыяте барыгыз өчен күмәк көч белән бүләк әзерләде, чөнки талант бүләккә лаек.

Фестиваль кунаклары арасында Биектау якташлар җәмгыяте әгъзасы Фоат Зиннуровның вәкиле РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты ректоры урынбасары Рөстәм Зәйнуллин, ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, ТР- да кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сә-рия Сабурская бар иде.

"Биектау" универсаль спорт залындагы бәйрәм атмосферасы гала-концертта катнашучылардан барлык тамашачыларга күчте, ә алар шактый күп җыелган иде. Талантлы яшьләрнең шундый матур чыгышын карамый калу мөмкин түгел. Исеме үк кызыктырып тора - заманча спорт һәм эстрада биюе фестивале. Күз алдына матур күренешләр килде, әмма чынбарлык еш кына уйлаганнан да кызыграк килеп чыга. Казанда узачак Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары темасының мөһимлеге дә барлык чыгышларга үз төсмерен кертте. Спорт биюе фестивале өчен махсус рәвештә шагыйрь Зиннур Хөснияр сүзләр язган, ә Эльнар Сабир-җанов аларны көйгә салган һәм үзенчәлекле гимн туган, аны "Өч егет" ("Три парня") вокаль төркеме башкарды.

Беренче булып бию мәйданчыгына "Ура! Универсиада!" дәртле биюе белән Шәпше мәдәният йорты коллективы чыкты. Спорт һәм эстрада биюе элементларының яшьлек һәм гүзәллек белән матур үрелеп баруы композициядән алган тәэсирләрне көчәйтте. "Молодцы!" дип кычкырасы килде.

"Балкыш" Балалар иҗат йортының "Мандарин" бию коллективының "Виниловое настроение" оригиналь биюе бераз моңсуландырды, чөнки винил пластинкалы патефонны бары музейда гына күрергә мөмкин бит.

Алат урта мәктәбе укучылары башкаруындагы дәртле чегән биюе 1 нче балалар музыка мәктә-бендә тәрбияләнүчеләрнең "Нәрсә ул мәхәббәт?" дигән күңелле композициясе белән алышынды. Бу чыгышларга алкышлар тынып та өлгермәде, сәхнәдә «Балкыш» иҗат йортының "Контрасты" заман биюләре студиясе кызлары урын алды. Коркачык мәктәбенең "Акварели" төркеме кызларының ялкынлы спорт биюен Алатның "Ләйсән", «Балкыш»ның "Контрасты" һәм спорт комплексының "Nest Dance" коллективлары башкаруындагы җилкендергеч композицияләр алыштырды.

Шәпше мәдәният йортыннан килгән "Волшебные феи" кызларының күбә-ләкләрдәй бөтерелүләрен күрсәгез иде! Алат мәктәбе укучылары башкаруында татар, 1 нче балалар музыка мәктәбе һәм Бөреле музыка мәктәбенең "Премьера" коллективларының рус биюләренең гүзәллеге миллилек һәм спорт хәрәкәтләре белән бергә үрелеп ачылды. «Бал-кыш»ның "Хыял" коллективы биючеләренең искиткеч хәрәкәтләре, гәүдә-ләренең сыгылмалылыгы, йөзләрендәге серле елмаю тамашачыларны гүзәл һәм үзенчәлекле Һиндстанга алып китте.

Әмма, ни кызганыч, яхшы нәрсәләр тиз бетә. Спорт һәм эстрада биюенең беренче фестивале дә тәмамланды. Соңгы ноктаны, биючеләрне җиңү белән котлап һәм бездә талантлы яшьләр бик күп, шуңа күрә моның да дәвамы булыр, дип вәгъ-дә итеп, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин куйды.

1 нче балалар музыка мәктәбе коллективына акчалата сертификат, Шәпше мәдәният йортының "Ровесник" коллективына гран-при тапшырылды. Моннан тыш, казанышлары лаеклы рәвештә билгеләнгән барлык иҗади коллективлар өчен көтелмәгән күңелле сөенеч булды. Якташыбыз, "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы "Салават күпере" һәм "Сәхнә" журналлары редакциясе директоры, фестивальне оештыручы танылган язучы Зиннур Хөснияр фестивальдә катнашу истәлеге итеп барысына да фотоаппаратлар тапшырды.

Сайлап алу турын һәм гала-концертны оештыруга «Балкыш» иҗат йорты хезмәткәрләре зур өлеш кертте. Барысына да зур рәхмәт. Бу фестиваль озын гомерле булыр, дип ышанасы килә, чөнки күңелләрдә тормышыбызда якты, кызыклы, уңай нәрсәләр күбрәк булсын иде дигән теләк бар. Гүзәллек ягыннан биюне берни белән дә чагыштырып булмый. Спорт һәм эстрада биюе фестивален оештыручыларга һәм катнашучыларга шундый бәйрәм һәм күтәренке кәеф бүләк итүләре өчен зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев