Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘДӘНИЯТ

“Бүген театр була...”

"Театрга барабыз" дигән хәбәр балаларда зур кызыксыну уятты. Исеме дә нинди бит: "Җен алыштырган!" Ничек, нинди булыр икән ул? Шул турыда кызыксыну көчәйде. Менә ул көн килеп җитте. Үзебезнең Биектау районы мәдәният йорты сәхнәсендә булачак спектакль иде ул. Аны Әтнә халык театры артистлары уйнаячак. Әнә пәрдә ачыла. Урман чытырманлыгында җен-нәр...

"Театрга барабыз" дигән хәбәр балаларда зур кызыксыну уятты. Исеме дә нинди бит: "Җен алыштырган!" Ничек, нинди булыр икән ул?

Шул турыда кызыксыну көчәйде. Менә ул көн килеп җитте. Үзебезнең Биектау районы мәдәният йорты сәхнәсендә булачак спектакль иде ул. Аны Әтнә халык театры артистлары уйнаячак.

Әнә пәрдә ачыла. Урман чытырманлыгында җен-нәр гаиләсе. Аларның кайгылары зур - әни җен үзенең яңа туган кызын яратмый. Менә башлана инде төрле кызыклы вакыйгалар аша әсәрнең чишелеше. Балалар "ни булыр" дип, тын калып вакыйганың ахырын көтәләр.

Эшне Шүрәле хәл итә. Аның сөйләме, ярдәм итәргә тырышуы балалар күңеленә хуш килде.

Саф татар сөйләмен тыңлау, татар сүзләренең матур яңгырашы аларны әсир итте бугай. Юл буйлап спектакльдә ишеткән сүзләрне кабатлап, андагы хәлләрне күңелләреннән яңартып кайттылар.

Мондый әсәрләрне карау туган телдә дөрес, матур итеп сөйләшү теләген уята. Укытучыларга аны тормышка ашыруда зур ярдәм итә. Бу спектакльне карап та шуңа инандык. Укучылар белән театрларга мондый сәяхәтләрне ешайтырга кирәк, дигән ныклы фикер белән өйләргә таралыштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев