Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Яңа ел һәм яңа бәхет белән!

Яңа ел - балаларның көтеп ала торган иң яраткан бәйрәме. Алар аңа алдан ук әзерләнә башлыйлар. Башка елларда Яңа елны уздырырга Казаннан артистлар чакыра идек. Быел балалар тамашаны үз көчләре белән әзерләргә булдылар. Яңа ел Аждаһа елы булачак. Безнең сценарийда да төп герой, әлбәттә, Аждаһа. Бәйрәм уздыру өчен акча да...

Яңа ел - балаларның көтеп ала торган иң яраткан бәйрәме. Алар аңа алдан ук әзерләнә башлыйлар.

Башка елларда Яңа елны уздырырга Казаннан артистлар чакыра идек. Быел балалар тамашаны үз көчләре белән әзерләргә булдылар. Яңа ел Аждаһа елы булачак. Безнең сценарийда да төп герой, әлбәттә, Аждаһа. Бәйрәм уздыру өчен акча да кирәк бит. Мәктәпнең үзидарә советында "Макулатура җыю" акциясе игълан иттеләр. Аннан җыелган акчага чыршы бизәү өчен уенчыклар, костюмнар буенча җиңүчеләрне бүләкләү өчен призлар, сувенирлар алырга булдык. 2-4 һәм 5-8 сыйныф укучылары макулатура җыюда актив катнаштылар. Шәпше мәктәбе ел саен кардан ясалган сыннар конкурсында катнаша. "Сәламәтлек" көнендә балалар кардан сыннар ясадылар һәм аларны төрле төсләргә буядылар. Икенче һәм дүртенче сыйныфка иң катлаулы сын - Кар Кызы эләкте. Беренче һәм икенче сыйныфлар Кыш Бабай ясадылар. Ул бик шәп килеп чыкты. Керпе белән Колобок сыннарын ясаган 5 һәм 6 нчы сыйныфларны да билгеләп үтәсе килә. Ниләр генә уйлап чыгармаганнар алар! Иң төп сын - ел символы 8 нче сыйныф укучыларына туры килде. Балалар бу катлаулы бурычны бик әйбәт башкарып чыктылар. 7 нче сыйныф укучылары дельфин ясарга булдылар. Нәкъ менә шундый сын ясауны 7 "Б" сыйныфы укучысы Алена Петрова тәкъдим итте. Кардан сыннар ясауны оештырганнары һәм балаларга ярдәм иткәннәре өчен сыйныф җитәкчеләре С.М.Вәлиуллина, Т.А.Гарифьянова, С.Н.Михайлова, Г.А.Сибгатуллина, С.М.Никитина, Ф.С.Нуретдинова, Н.А. Кондратьева, Н.А.Костратовка рәхмәт белдерәсе килә. Авыл кешеләре һәм кайткан кунаклар кичләрен аллы-гөлле утлар белән җемелдәүче гирляндалар янында фоторәсемгә төшәргә киләләр. Шундый Яңа елча күтәренке кәеф бүләк итә алуыбызга без бик шат.

Ф.ХӘЙРЕТДИНОВА, тәрбия эше буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев