Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Студентлар көне

25 гыйнварда Россиядә Студентлар көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан төрле елларда югары уку йортларында укып чыккан райондашларыбызга студент чагындагы хатирәләре белән уртаклашуларын сорадык. Идел буе электр челтәренең профсоюз комитеты рәисе Фоат Абдуллаҗанов: - Дүрт ярым-биш ел - мәң-ге онытылмаслык булып хәтергә сеңеп калган вакыт. Олы тормышка аяк басып килә торган...

25 гыйнварда Россиядә Студентлар көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан төрле елларда югары уку йортларында укып чыккан райондашларыбызга студент чагындагы хатирәләре белән уртаклашуларын сорадык.

Идел буе электр челтәренең профсоюз комитеты рәисе Фоат Абдуллаҗанов:

- Дүрт ярым-биш ел - мәң-ге онытылмаслык булып хәтергә сеңеп калган вакыт. Олы тормышка аяк басып килә торган яшь чак. Шәхес булып формалашуда әлеге еллар бик зур роль уйнады. Группабыз зур түгел, әмма тату иде, кырык елдан соң да без бер-беребез белән элемтәдә торабыз, очрашабыз.

Укуымны тәмамлагач, мине Чукоткага җибәрделәр, анда 12 ел яшәдек. Безнең группадагылардан хәзерге вакытта үз белгечлеге буенча ике генә кеше эшли, әмма без бергә укыганнарның барысы да югары урыннарда эшлиләр, дип горурланып әйтә алабыз.

Мин хәзерге студентларга көнләшеп карыйм, чөнки аларга башка илләрдә стажировка узу мөмкинлеге бирелә. Хәзер берәү дә бер югары белем белән генә чикләнми, икенче, өченче институтны тәмамлый. Һәм бу яхшы күренеш.

Казан университетын тәмамлаган Марина Тимофеева:

- Мин 70 нче еллар студенты. Университетта укыган еллар - гомеремнең иң матур вакыты, бөтен нәрсә әле алда дип уйлаган, күп нәрсәләргә ирешәсе килгән чор. Мин барысына да өлгерә идем: нигездә "бишле"ләргә генә укыдым, бию түгәрәгенә йөрдем, бер генә практикадан да качмадым, "бәрәңге"гә дә, колхозда алма җыярга да бардым. КДУның 2 нче корпусы төзелешендә дә катнаштым, пионерлар лагеренда да эшләп алдым, ә 4 нче курстан соң төзелеш отрядына аш пешерүче булып киттем.

Тулай торакта яшәдем, моңа бер дә читенсенмәдем. Киресенчә, миңа мөстәкыйльлек ошый иде, анда кеше дә күп, күңелле дә. Нибары биш ел диярлек вакыт... ә андагы вакыйгалар, тәэсирләр гомер буена җитәрлек!

Хезмәт ветераны Клавдия Федоровна:

- Мин сугыштан соңгы ачлык-ялангачлык чорында студент булдым. Себернең ерактагы авылыннан педагогия институтына укырга керү өчен теплоходка утырып, өлкә үзәгенә килдем. Шушы ук теплоходта хәрби училищега укырга керү өчен булачак ирем дә килде. Миңа уку җиңел булды. Без лекцияләрдә, семинарларда да утырабыз, кинога барырга да вакыт табабыз. Туйганчы ашарга ризык, кияргә матур киемнәр булмаса да, көязләнергә яраттык, гашыйк булдык, киләчәккә планнар кордык. Кипкән җимеш сатып алып ашасак та, үзебезне бәхетле сизә идек. Миңа хәрби хезмәт-кәр булган абыем булышты. Ул акча, кайвакытларда әйберләр дә җибәреп торды. Мин моны беркайчан да онытмаячакмын. Яшьлек бит - гомернең иң гүзәл чоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев