Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Җәмәгать тыңлаулары

2013 елның 14 мартында Биектауның 1 нче урта мәктәбендә 9.00 сәгатьтә "Мәгариф" өстенлекле милли проекты һәм иң яхшы укытучыларны кызыксындыру конкурсы кысаларында доклад сөйләү һәм педагоглык эшчәнлеген презентацияләү формасында җәмәгать тыңлаулары булачак. Грант күләме быел да узган елдагыча 200 мең сум. Районда анда катнашырга 9 педагог гариза бирде. Татарстанга квота...

2013 елның 14 мартында Биектауның 1 нче урта мәктәбендә 9.00 сәгатьтә "Мәгариф" өстенлекле милли проекты һәм иң яхшы укытучыларны кызыксындыру конкурсы кысаларында доклад сөйләү һәм педагоглык эшчәнлеген презентацияләү формасында җәмәгать тыңлаулары булачак.

Грант күләме быел да узган елдагыча 200 мең сум. Районда анда катнашырга 9 педагог гариза бирде. Татарстанга квота - барлыгы 27 укытучы. Катнашучыларга катлаулы конкурсны һәм кырыс таләпләргә туры килүгә тикшерү узарга кирәк булачак. Иң яхшы укытучыларны сайлап алу өчен нигез - белем алучыларның соңгы елда укудагы казанышларында уңай динамика, фәннәр буенча дәрестән соңгы эшчәнлекнең һәм сыйныф җитәкчесе буларак, укытучы эшчәнлегенең уңай нәтиҗәләре, фәнне укытуда һәм тәрбия эшендә заманча белем бирү технологияләреннән файдалану, үз тәҗрибәңне гомумиләштерү һәм муниципаль, региональ дәрәҗәдә тарату, муниципаль, региональ һәм Бөтенроссия күләмендәге һөнәри конкурсларда катнашу.
Катнашучыларның барысына да уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев