Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӘГАРИФ

Ашлары тәмле, үзләре ягымлы

Алар үзләрен бик бәхетле тоялар, чөнки яраткан эшләре бар. Ә тулы бәхет - өйдән яраткан эшеңә сөенеп бару һәм өеңә, гаиләңә, сине сагынып көтүчеләр янына шатланып кайту, диләр. Бу яктан да аларның бәхете түгәрәк. Менә егерме елдан артык укучыларыбызны һәм укытучыларыбызны Мәмдәл урта мәктәбе ашханәсендә елмаеп, ачык йөз белән пешекче...

Алар үзләрен бик бәхетле тоялар, чөнки яраткан эшләре бар. Ә тулы бәхет - өйдән яраткан эшеңә сөенеп бару һәм өеңә, гаиләңә, сине сагынып көтүчеләр янына шатланып кайту, диләр.

Бу яктан да аларның бәхете түгәрәк. Менә егерме елдан артык укучыларыбызны һәм укытучыларыбызны Мәмдәл урта мәктәбе ашханәсендә елмаеп, ачык йөз белән пешекче кызларыбыз Зөлфия Латыйпова һәм Эльмира Ихсанова каршы ала.

Гадәттә пешекче артист кебек җитез, хәрәкәтчән, врач кебек сак һәм игътибарлы, рәссам кебек зәвыклы булганда гына үз һөнәренең остасы, диләр. Безнең пешекчеләр шундыйлардан. Үзләренең хезмәтләрен намус белән башкаралар. Җәен мәк-тәп яны тәҗрибә участогында үстерелгән бакчадагы чия, алма, карлыганнан кайнатмалар ясарга, кыяр-помидорларны тозларга да җитешәләр. Ашханәдәге барлык эшне күңел биреп, үзара яр-дәмләшеп эшлиләр. Ә эш күләме бик зур: тәмле ашлар, төрле итле ризык һәм салатлар, кайнар пәрәмәчләр пешерергә кирәк. Ашагач, савыт-сабаларны юарга да, бөтен җирдә чисталык сакларга да өлгерә безнең пешекчеләр. Килгән кунаклар да пешекчеләребезне мактап китәләр. Ашлары тәмле, үзләре ягымлы.

- Без ишеткән кадәрле рәхмәт ишетүче юктыр да әле, - ди алар, уенын-чынын бергә кушып. Аларга укучылар, укытучылар, мәктәптә эшләүче техник хезмәткәрләр саулык, сабырлык, бәхет тели. Һәрчак тәмле ашлары безне куандырсын, якты йөзләре шатландырсын, оста куллары сокландырсын! Рәхмәт сезгә кызлар!

Фото Мәмдәл урта мәктәбенең аш пешерүчеләре Зөлфия Латыйпова һәм Эльмира Ихсанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев