Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Яхшы кәеф һәм сәламәтлек бәйрәме

Узган ял көннәрендә Усад авылы автодромында балалар һәм өлкәннәр арасында ел да оештырыла торган "Россия чаңгы юллары-2014" массакүләм ярышлары узды. 9 февраль - кышның җылы көнендә ачык спорт ярышларында катнашырга тер-кәлү узу өчен олысы да, кечесе дә автодромга җыелды. Узышта үз яшь төркемендә теләге булган һәркем катнаша алды. Быел "Россия...

Узган ял көннәрендә Усад авылы автодромында балалар һәм өлкәннәр арасында ел да оештырыла торган "Россия чаңгы юллары-2014" массакүләм ярышлары узды.

9 февраль - кышның җылы көнендә ачык спорт ярышларында катнашырга тер-кәлү узу өчен олысы да, кечесе дә автодромга җыелды.

Узышта үз яшь төркемендә теләге булган һәркем катнаша алды. Быел "Россия чаңгы юллары"нда 1000 нән артык кеше үз көчен сынап карый алды. Иң нәни катнашучыга - 5, иң олысына 67 яшь иде. Ярышлар барлыгы 18 төркем арасында оештырылды, 6 сы - мәктәп укучылары арасында, 12 се - өлкән кешеләр арасында.

Балалар арасында иң яшь җиңүчеләр Дөбъяз авылыннан 1 нче сыйныф укучысы Ильяс Батырханов һәм Усадтан 2 нче сыйныф укучысы Гөлия Хәкимова булды. 4 нче сыйныф укучылары - Бөреледән Дмитрий Герасимов һәм Мәмдәлдән Эльвина Фәттахова да беренчеләр булып килделәр. 2 нче Биектау урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Салават Галиев, Ямаширмә мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Вәсилә Нигъмәтуллина, Бөреледән 8 нче сыйныф укучысы Азат Рәхмиев, 3 нче Биектау мәктәбенең 7 нче сыйныф кызы Милена Гаевская да беренче урынга чыктылар. Өлкән сыйныф укучылары арасында иң яхшылар - 9 нчы сыйныф укучылары Марат Әхмәтов (Ямаширмә) һәм Гөлүсә Вафина (Мүлмә).

Районыбызның өлкән буын кешеләре дә үзләренең спортны яратуларын һәм чыныккан булуларын күр-сәттеләр. Бу көнне чаңгы юлына район оешмалары һәм предприятиеләреннән 150 дән артык кеше чыкты. Иң активлар мәктәпләр, балалар бакчалары, район эчке эшләр бүлеге, финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре булды.

20 яшькә кадәргеләр арасында беренче булып Марсель Гаевский килде. 25-30 яшькә кадәргеләр арасында беренчеләр Раил Гаязов һәм Динара Шакирҗанова. 40 яшькә кадәрге ирләр арасында Сәйдәш Зарипов һәм 35 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында Әлфия Хузина җиңде. Татьяна Яшина белән Камил Закиров 45 һәм 50 яшькә кадәргеләр арасында иң яхшылар булдылар. 60 яшькә кадәрге категориядә район хакимияте исеменнән катнашучы Илшат Гыймазетдинов та йөзгә кызыллык китермәде, финиш сызыгын беренче булып узды. Бу көнне чаңгыга баскан Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин менә дигән үрнәк күрсәтеп, матур күрсәткечләргә иреште. Узышта барлык авыл җирлекләре башлыклары да катнашты.

55 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында район үзәк хастаханәсеннән Наталья Бренделева җиңде. 60 яшьтән узган ирләр һәм 55 яшьтән узган хатын-кызлар арасында Михаил Романов белән Гөлфирә Мифтахова үзләренең зур түземлелекләрен һәм спортны нык яратуларын күрсәттеләр.

Ярышларда җиңгән һәм призлы урыннарны алган һәр кеше тиешле дәрәҗәдәге диплом һәм бүләк белән билгеләп үтелде.

Спорт сәламәтләндереп кенә калмый, ул кешеләрне берләштерә, аларны туплый, көчлерәк, максатчанрак та итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев