Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Вадим Зинин: «Мин армиядә хезмәт итәргә телим»

Беренче апрельдән Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш башланды. Агымдагы атнаның дүшәмбесендә районның хәрби хезмәткә алу комиссиясе утырышы булды. Аңа 1989-1995 нче елларда туган 35 призывник чакырылды. Бу егетләрнең күбесе бүген югары уку йортларында һәм техникумнарда белем ала, кайберләре шушы язда диплом яклаячак. Биектау авылыннан унтугыз яшьлек Вадим Зинин Туполев исемендәге...

Беренче апрельдән Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш башланды.

Агымдагы атнаның дүшәмбесендә районның хәрби хезмәткә алу комиссиясе утырышы булды. Аңа 1989-1995 нче елларда туган 35 призывник чакырылды. Бу егетләрнең күбесе бүген югары уку йортларында һәм техникумнарда белем ала, кайберләре шушы язда диплом яклаячак.

Биектау авылыннан унтугыз яшьлек Вадим Зинин Туполев исемендәге Казан техник университетында (КАИ) укый, армиядә хезмәт итү өчен академик отпуск алган. Чыпчык авылыннан КАИ каршындагы авиация техникумында укучы Сергей Носов та "академка"га китә.

Биектау районы буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Александр Найденов Зининга коры җир гаскәрләрендә, ә Носовка хәрби-диңгез флотында хезмәт итәргә туры киләчәген әйтте.

Язгы чакырылыш планы буенча безнең районнан 60 кеше хезмәт итәргә китәчәк. Нигездә алар һава-десант гаскәрләренә һәм хәрби-диңгез флотына алыначак. Хәрби хезмәткә алганда төп игътибар чакырылучының буена һәм авырлыгына түгел, ә бәлки аның сәламәтлеге буенча яраклылыгына юнәлтелә. Озын буйлы Рөстәм Рәфыйков нәкъ менә Һава-десант гаскәрләренә эләгергә тели, чөнки күрше Ульяновск өлкәсендә десантта аның абыйсы хезмәт итә. комиссия рәисе урынбасары Рафис Газизов:

- Армиягә үзең теләп барасыңмы? - дип сорады.

- Теләк бар, - диде Биектау егете Владислав Фомин. Калган егетләр дә, әллә ни уйланып тормыйча гына, "әйе" дип җавап бирделәр.

Армиягә чакырылучыларның үзләренең комиссиягә сораулары булмады. Ташлы Кавалдан һәм Пановкадан гаиләләре тормышта кыен хәлдә калган булачак ике солдатка аларның Казанда хезмәт итү мөмкинлеге булуы турында хәбәр иттеләр.

Гаскәрләргә беренче озату 23 нче апрельдә булачак. Казанда Универсиада уздырылу сәбәпле, чакыру гадәттәгедән иртәрәк - 24 июньгә тәмамланачак. Шуның белән бәйле рәвештә уку йортларында диплом яклау сроклары да кыскартыла. Май бәйрәмнәре алдыннан, апрельнең соңгы көннәренең берсендә район үзә-гендә Армиягә чакырылучы көне булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев