Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Урып-җыю төгәлләнде

Район игенчеләре бөртеклеләрне урып-җыюны төгәлләде. Механизаторлар Ураза бәйрәмендә дә эшләделәр. Бу аңлашыла да, чөнки икмәк - илнең төп байлыгы бит, һәм аны югалтуга юл куярга ярамый. Быел комбайнчыларга карата мораль һәм матди бүләкләү чаралары бик актив кулланылды. Заданиеләрен үтәгән өчен премияләр алуга сертификатларны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, авыл...

Район игенчеләре бөртеклеләрне урып-җыюны төгәлләде. Механизаторлар Ураза бәйрәмендә дә эшләделәр. Бу аңлашыла да, чөнки икмәк - илнең төп байлыгы бит, һәм аны югалтуга юл куярга ярамый.

Быел комбайнчыларга карата мораль һәм матди бүләкләү чаралары бик актив кулланылды. Заданиеләрен үтәгән өчен премияләр алуга сертификатларны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов, шулай ук агропромышленность комплексы хезмәткәрләренең Биектау профсоюз район комитеты рәисе Тәбрис Галәветдинов тапшырды. Бу юлы алар "Правда", АФ "Биектау" һәм "Агроторгстрой" җаваплылыгы чикле ширкәтләрендә булдылар.
"Биектау" Агрофирмасында" бу юлы "КЗС-1218" комбайнында Күлле поселогы тирәсендәге басуларда эшләп, икенче 400 тонна яңа уңыш ашлыгын суктырган Фәрит Фәхриевне котладылар. Бу хуҗалыкта 6 комбайн 5658 гектар мәйданны урып-җыйган. Үзләренең "КЗС"лары бункерыннан 1000 тоннадан артык ашлык бушаткан механизаторлар бар. Алар арасында Дамир Абдуллин, Ранис Шиһабетдинов, Таһир Хәсәнов. Бөртеклеләрне уруда Әгъзам Булатов заданиеләрне арттырып эшләде, ул шулай ук ярыш шартлары нигезендә 1000 сумлык премиягә сертификат алды. Бүләкләнүчеләр арасына "Агроторгстрой" җаваплылыгы чикле ширкәте механизаторы Фәнис Габдрахманов та килеп кушылды. "ДОН-1500" комбайнында ул беренче 340 тонна ашлык суктырган.
Рәсемнәрдә: район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Әлдермеш механизаторы Фәнис Габдрахмановка сертификат тапшыра; «Высокогорское» ширкәте механизаторы Фәрит Фәхриев; агрегатлар кырда.
А. Тимонин фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев