Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Уракның беренче алдынгылары билгеле

Районда урып-җыю эшләре кызганнан-кыза бара. Инде бөртеклеләр суктырыла башлады. 29 нчы июльгә игеннәр 1100 гектардан җыеп алынды. Комбайнчылар арасында беренче алдынгылар да билгеле булды. Узган атнада Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин "Высокогорская" агрофирмасы җаваплылыгы чикле ширкәтеннән Әгъзам Булатовка, "Татарстан" агрофирмасыннан Илдус Мадышевка, "Серп и молот"тан Александр Семеновка, "Битаман" җаваплылыгы...

Районда урып-җыю эшләре кызганнан-кыза бара. Инде бөртеклеләр суктырыла башлады. 29 нчы июльгә игеннәр 1100 гектардан җыеп алынды.

Комбайнчылар арасында беренче алдынгылар да билгеле булды. Узган атнада Биектау муниципаль
районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин "Высокогорская" агрофирмасы җаваплылыгы чикле ширкәтеннән Әгъзам Булатовка, "Татарстан" агрофирмасыннан Илдус Мадышевка, "Серп и молот"тан Александр Семеновка, "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәтеннән Дамир Кәлимуллинга урдыруда эшләнеш нормасын арттырып үтәгән өчен басуда - эш урыннарына килеп, рәхмәт белдерде һәм премия сертификатлары тапшырды.

Районыбызның иң тәҗрибәле механизаторларыннан берсе Александр Семенов уракның беренче көннә-рендә чемпион дип танылды. Соңгы елларда ул "Мак Дон" комбайнында эшли, урдыруда хезмәт куя. Районда алдынгы флагы беренче булып нәкъ менә аңа тапшырылды.

Бу көннәрдә Шәпше басуларында көзге арыш урдыралар. Суктыруда алты бөртекле ашлык комбайны катнаша, аларга урып-җыюда шактый зур тәҗрибә туплаган игенчеләр идарә итә. Андыйлар арасында абыйле-энеле Анатолий белән Сергей Семеновлар да бар. Александрның бурычы - уру, һәм ул аны уңышлы башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев