Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Ул Татарстанны дөньяга танытты

Татарстан Республикасының беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә 20 гыйнварда 75 яшь тулды. Татарстан Республикасы Президенты итеп ул 1991 елның 12 июнендә сайланды. Бу урында 2010 елның 25 мартына кадәр эшләде. Әлеге чорда республиканың икътисадта һәм социаль өлкәдәге казанышларына нигез салынды. Татарстанлылар фикере буенча, ул елларда республика...

Татарстан Республикасының беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер

Шәрип улы Шәймиевкә 20 гыйнварда 75 яшь тулды.

Татарстан Республикасы Президенты итеп ул 1991 елның 12 июнендә сайланды. Бу урында 2010 елның 25 мартына кадәр эшләде. Әлеге чорда республиканың икътисадта һәм социаль өлкәдәге казанышларына нигез салынды. Татарстанлылар фикере буенча, ул елларда республика хө-күмәте кабул иткән иң мөһим карарларның берсе - тузган торакны бетерү программасын тормышка ашыру. Казанда гына түгел, башка шәһәрләрдә дә меңләгән гаилә иске бараклар һәм ишелергә торган йортлардан барлык уңайлыклары булган яңа квартираларга күченде. Узган ел Газлаштыру программасы тәмамланды. Авыл Минтимер Шәймиевнең даими игътибарында булды һәм шулай булып кала да.

Татарстан Республикасының беренче Президенты барлык татарларның милли җитәкчесенә, әйдәп баручысына әверелде. Бүген республикабыз бөтен дөньяга танылды. Бик күп өлкәләр-дә ул башлап юл салучы булып кала. Минтимер Шәймиев бүген дә халыкның игътибар үзәгендә. Сәяси осталыгы, зирәклеге нәти-җәсендә ТР Президенты халыкара аренада танылды. Ул идарә иткән елларда куелган бурычлар бүген Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә ул оештырган команда тарафыннан уңышлы тормышка ашырыла. ТРның Дәүләт Киңәшчесе буларак, Минтимер Шәймиев "Яңарыш" Республика фондын оештыруда да башлап йөрде. Аның ару-талуны белмәс җитәкчелегендә фонд Свияжск утрау-шәһәрен һәм борынгы Болгар шәһәрен торгызу белән шөгыльләнә.

Минтимер Шәймиев, Татарстанның төрле милләтләр, төрле конфессияләр вәкилләре бердәм һәм тату яши торган толерант республика булуын ассызыклап, кеше мәнфәгатьләрен һәрвакытта да бөтенесеннән дә өстен куйды.

Реклама

Минтимер Шәрип улы безнең районда күп тапкырлар булды, хезмәт коллективлары белән очрашты, икътисад үсеше белән кызыксынды. Аның ярдәмендә районда газ уздырылды, юллар, социаль-мәдәни билгеләнештәге объектлар төзелде. Халык арасында аның бүген дә абруе гаять зур, ул зи-рәклек, шәфкатьлелек, ачыклык, намуслылык үрнәге булып тора.

Юбилеегыз белән, Минтимер Шәрипович! Сәламәт булыгыз! Изге эшегездә уңышлар телибез.

Рәсемдә: Минтимер Шәрипович Шәймиев Биектау районында (ред. архивыннан).

А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев