Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Укырга күңелле булачак

"Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе безнең республикада җиденче тапкыр старт ала. Быел да 12 августтан 25 енә кадәр хәйрия эшчәнлеге буенча Республика советы һәм "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлеге инициативасы буенча шушы традицион хәйрия акциясе уздырыла. Элеккеге 2007-2011 елларда акция кысаларында аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 85730 беренче сыйныф укучысына 63...

"Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе безнең республикада җиденче тапкыр старт ала. Быел да 12 августтан 25 енә кадәр хәйрия эшчәнлеге буенча Республика советы һәм "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлеге инициативасы буенча шушы традицион хәйрия акциясе уздырыла.

Элеккеге 2007-2011 елларда акция кысаларында аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 85730 беренче сыйныф укучысына 63 млн. 373 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән.
Яңа уку елы уңаеннан район үзәгендә инде җиденче ел шушы изгелек һәм шәфкатьлелек акциясе уза, бу вакытта оешмалар, эшмәкәрләр аз тәэмин ителгән гаиләләрнең булачак беренче сыйныф укучыларына ярдәм күрсәтәләр, портфельләр һәм язу-сызу әйберләре бүләк итәләр. Быел бай спонсорлар "СафПласт" ширкәте һәм "ИХК "Татгазинвест" ЯАҖ ярдәме белән Биектау, Дөбъяз һәм Красносельский авыл җирлекләренең беренче сыйныф укучылары өчен 25 комплект әзерли алдылар. Портфельләр өләшү тантанасына беренче сыйныф укучыларын үзәк мәдәният йортына әти-әниләре, укытучылары белән чакырдылар. Шулай ук районның социаль хезмәткәрләре дә катнашты.
- Бүген бик яхшы чара уза, - диде, бәйрәмне ачып, район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин. - Балалар мәктәпкә бердәй әзерләнеп, шатланып барырга, аларга яхшылап белем алу өчен барлык шартлар да тудырылырга тиеш. Бүген без аларга яхшы укысыннар һәм соңыннан үзләре дә башкаларга ярдәм итә алсыннан өчен мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр бүләк итәбез, - диде ул.
Булачак беренче сыйныф укучыларына һәм аларның әти-әниләренә изге теләкләр белән Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов мөрәҗәгать итте.
- Быелгы уку елында беренче сыйныфка 37211 бала бара. Аларның 6132 се матди ярдәмгә мохтаҗ, - диде Азат Хәбибулхак улы. - "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе кысаларында аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 2-11 нче сыйныф укучыларына һәм инвалид әти-әнисе белән яшәүче балаларга, инвалид балаларга да ярдәм күрсәтеләчәк.
- Менә җәй дә тәмамланып килә, бу, әлбәттә, моңсу. Әмма сезне алда могҗизалы Белем иле көтә, анда сез күп кенә кызыклы, мавыктыргыч нәрсәләр турында беләчәксез. Сезнең сау-сәламәт, кызыксынучан булуыгызны, яхшы укуыгызны һәм әти-әниләрегезне сөендерүегезне телим. Ә укытучыларга зирәклек, сабырлык, эшләрендә уңышлар телим, - диде министр урынбасары.
Тантаналы мизгел дә килеп җитте. Кызларга һәм малайларга портфельләрне район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, министр урынбасары Азат Габделәхәтов, социаль яклау, хезмәт һәм мәшгульлек бүлекләре хезмәткәрләре, шулай ук "Өмет" Үзәге өләште. "Бердәм Россия" партиясенең Биектау региональ бүлеге балаларга матур футболкалар да бүләк итте.
"Балкыш" балалар иҗат йорты коллективы булачак беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен кызыклы концерт программасы әзерләгән. Яшь тамашачылар үз яшьтәшләре башкаруындагы җырлар һәм биюләрне рәхәтләнеп тыңладылар, карадылар.
Рәсемнәрдә: "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе кысаларында беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшыру мизгелләре.
А. Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев