Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Тәскирә апа тасманы рәхмәт әйтә-әйтә кисте

Олы Кавалда яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Авыл җирендә заманча фельдшер-акушерлык пунктлары төзүнең республика программасы буенча салынган монысы Сасмактагыдан соң икенчесе. Ачылышка авыл кешеләре җыелды, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, баш табиб Эмиль Шәрәфиев килде. Ишектәге тасманы кисү хокукы пенсионер Тәскирә Сабирҗановага бирелде. Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Олы Кавал авылы халкына...

Олы Кавалда яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Авыл җирендә заманча фельдшер-акушерлык пунктлары төзүнең республика программасы буенча салынган монысы Сасмактагыдан соң икенчесе. Ачылышка авыл кешеләре җыелды, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, баш табиб Эмиль Шәрәфиев килде. Ишектәге тасманы кисү хокукы пенсионер Тәскирә Сабирҗановага бирелде.

Район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Олы Кавал авылы халкына сәламәтлек һәм иминлек теләде, ә ачылышка җыелучылар аның үзенә авыл кешеләренең ихтыяҗларына карата игътибарлы булуы, менә шушындый яңа фельдшер-акушерлык пункты төзетүе өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Иске бина авылга озак еллар хезмәт иткән, әмма ул заман таләпләренә күптән җавап бирерлек түгел иде инде. Яңасында фельдшерга эшләү һәм пациентларны кабул итү өчен кирәкле бө-тен нәрсәләр: кушетка, медицина шкафы, стерильләштерү җиһазлары, санузел бар.

Биредә тәҗрибәле медицина хезмәткәре Миләүшә Шәйхетдинова эшли. Ул - югары категорияле фельдшер. Үзенең бөтен гомерен кешеләргә бик кирәкле һөнәргә багышлаган.

Реклама

Ул өлкәннәр һәм үсмерләрне генә кабул итеп калмый, 1 яшькә кадәрге нәниләрнең сәламәтлеге турында да кайгырта. Авыл җирендә хезмәт куючы барлык медицина хезмәткәрләре кебек, Миләүшә Шәйхетдинованың эше дә расписание буенча гына бармый. Авылдашлары аңа төнлә дә, бәйрәмнәрдә дә - теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итәләр.

Олы Кавал авылында төзелгән яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачканда ал тасманы кисү хокукы район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин белән хезмәт ветераны Тәскирә апа Сабирҗановага бирелде. Айзат Җәлилов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев