Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Тәртип һәм куркынычсызлык сагында

Унынчы ноябрьдә Россиядә Хокук саклау органнары хезмәткәре көне киң билгеләп үтелде. Үзәк мәдә-ният йортында Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, башка хокук саклау органнарында эшләүче хезмәттәшләре, шушы өлкә ветераннары катнашында тантаналы чара булды. Күп еллардан бирле килә торган гадәт буенча һөнәри бәйрәм көнендә эшләрендә башкалардан аерылып торучыларны бүләклиләр. Россия Эчке...

Унынчы ноябрьдә Россиядә Хокук саклау органнары хезмәткәре көне киң билгеләп үтелде. Үзәк мәдә-ният йортында Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, башка хокук саклау органнарында эшләүче хезмәттәшләре, шушы өлкә ветераннары катнашында тантаналы чара булды.

Күп еллардан бирле килә торган гадәт буенча һөнәри бәйрәм көнендә эшләрендә башкалардан аерылып торучыларны бүләклиләр. Россия Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлеге начальнигы Рөстәм Минҗанов үзебезнең "Биектау" һәм "Әтнә" полиция бүлегенең шәхси составын бәйрәм белән котлады. Аның җитәкчелегендә эчке эшләр бүлеге җинаятьләрнең ачылышын арттыруга, балигъ булмаганнар арасында хокук тәртибе бозуларның кимүенә, үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләренең азаюына иреште. Полиция хезмәткәрләрен Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлады һәм аларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, Ватанга хезмәт итүдә яңа уңышлар теләде.

Хәзерге вакытта хокук сагында торучылар хөрмәтле ветераннар - элекке Биектау эчке эшләр бүлеге начальниклары Фоат Кәрам улы Заһретдинов һәм Рәис Абдулла улы Кәримовның чыгышларын җылы каршыладылар.

Һөнәри бәйрәм көнендә хезмәттә аеруча зур казанышларга ирешкән хезмәткәрләрне бүләкләү матур гадәткә әйләнде. Быел да Биектау һәм Әтнә районнарының егерме бер полиция хезмәткәре бүләкләргә: I, II, III нче дәрәҗә "Хезмәттә аеруча тырышлык күрсәт-кәне өчен" медальләренә лаек булдылар. Биектау эчке эшләр бүлеге һәм район хакимиятенең Мактау грамоталары катлаулы һәм мөһим бурычларны уңышлы үтәгән, үз вазифаларын намус белән башкарган хез-мәткәрләргә тапшырылды.

Озак еллар дознание бүлегендә эшләүче Роман Романовка, кинолог Алексей Кирилловка чираттагы званиеләр бирелү турында игълан ителде.

Бәйрәмне Биектау артистлары катнашындагы концерт дәвам итте. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре бәйрәм көннәрендә дә үзләренең тынгысыз хез-мәтләре, тәртип һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча кешеләр һәм җәм-гыять алдындагы зур җаваплылыклары турында бер генә мизгелгә дә онытмыйлар. Опергруппа, патруль-пост хезмәте, полициянең участок вәкилләре дежурда булды.

Тагын шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бәйрәм ялларында безнең районда җитди тәртип бозулар күзәтелмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев