Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Терлекчелек белгечләре җәйгә әзерләнә

Бүген "Красная заря" авыл хуҗалыгы-җитештерү кооперативында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе терлекчелек мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырачак. Анда район хуҗалыкларының баш зоотехниклары һәм терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча технологлары катнашачак. Алар алдында селекция-нәсел хезмәте начальнигы Әнәс Әхмәтҗанов, "Красная заря" авыл хуҗалыгы-җитештерү кооперативының ясалма орлыкландыру буенча технологы Наталья Васина чыгыш ясаячак. Киңәшмәдә...

Бүген "Красная заря" авыл хуҗалыгы-җитештерү кооперативында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе терлекчелек мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырачак.
Анда район хуҗалыкларының баш зоотехниклары һәм терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча технологлары катнашачак. Алар алдында селекция-нәсел хезмәте начальнигы Әнәс Әхмәтҗанов, "Красная заря" авыл хуҗалыгы-җитештерү кооперативының ясалма орлыкландыру буенча технологы Наталья Васина чыгыш ясаячак. Киңәшмәдә катнашучылар агымдагы елның беренче кварталы өчен тармак эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм икенче кварталга бурычлар турында фикерләр алышачак.
Игътибар үзәгендә - терлекләрне җәйге лагерьларда асрауга әзерләнү, зоотехниклардан "яшел конвейер"ны оештыру планын кабул итү, җәйләү чорына әзерлек буенча конкурс шартлары белән таныштыру.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев