Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Ташламалы язылу бара

Бөтенроссия газета-журналларга ташламалы язылу декадасы бара. Барлык элемтә бүлекләрен-дә агымдагы елның 18 октябренә кадәр 10 процентлы ташлама белән «Биектау хәбәрләре» - «Высокогорские вести» район газетасына язылырга мөмкин. 2014 елның беренче яртысына 261 сум 90 тиеннән язылып калырга ашыгыгыз! Кайбер элемтә бүлекләрендә ташламалы язылуны көт-мичә, вакытлы матбугатка язылу кампаниясен беренче көннәрдән...

Бөтенроссия газета-журналларга ташламалы язылу декадасы бара.

Барлык элемтә бүлекләрен-дә агымдагы елның 18 октябренә кадәр 10 процентлы ташлама белән «Биектау хәбәрләре» - «Высокогорские вести» район газетасына язылырга мөмкин. 2014 елның беренче яртысына 261 сум 90 тиеннән язылып калырга ашыгыгыз!

Кайбер элемтә бүлекләрендә ташламалы язылуны көт-мичә, вакытлы матбугатка язылу кампаниясен беренче көннәрдән үк оешкан төстә башлап җибәрделәр. Алдынгылар арасында бүген яңа заданиеләрне үтәүгә ныклап тотынган Ташлы Кавал, Коркачык, Алан-Бәксәр элемтә бүлекләрен билгеләп үтәргә мөмкин.

Реклама

Әлеге ункөнлек барышында барлык элемтә бүлекләрендә авыл җирлекләре белән берлектә Әбүнәче көннәре уздырылачак. Әгәр район газетасына язылуда бераз гына булса да акчагызны янга калдырырга теләсәгез, элемтә бүлекләренә баруны кичектермәгез. Ташламалы язылу 18 октябрьгә кадәр генә дәвам итәчәк.

Фәридә Фатыйхова Алан-Бәксәр элемтә бүлеге начальнигы булып күптән түгел эшли башлады. Шулай да, эшне тиз өйрәнеп, узган язылу кампаниясен уңышлы уздырды һәм алдынгылар арасында билгеләп үтелде. Быел да ирешелгән үрләрне кулдан ычкындырмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев