Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

«Тамчы-шоу»да катнаштык

Безнең мәктәп укучылары күптөрле мәк-тәп, район, республика, бөтенроссия күләмендә уздырылган бәйгеләрдә актив катнашалар. Бәйгеләрнең берсе - "ТНВ" каналында уздырыла торган "Тамчы-шоу" - интеллектуаль-күңел ачу бәйгесе. Бу бәйгедә мин - Ахмитянова Алинә һәм 8 нче сыйныф укучылары Шәрәфиева Диләрә белән Сәлахетдинова Лилия катнаштык. Бу чарага безне мәктәбебезнең татар теле һәм татар...

Безнең мәктәп укучылары күптөрле мәк-тәп, район, республика, бөтенроссия күләмендә уздырылган бәйгеләрдә актив катнашалар.

Бәйгеләрнең берсе - "ТНВ" каналында уздырыла торган "Тамчы-шоу" - интеллектуаль-күңел ачу бәйгесе. Бу бәйгедә мин - Ахмитянова Алинә һәм 8 нче сыйныф укучылары Шәрәфиева Диләрә белән Сәлахетдинова Лилия катнаштык.

Бу чарага безне мәктәбебезнең татар теле һәм татар әдәбияты укытучылары Хуҗиева Гөлнур Равил кызы һәм Мин-һаҗетдинова Розалия Фәйзрахман кызы әзерләделәр. Мәктәптә алган белемнәребез "Тамчы- шоу"ның шактый катлаулы сорауларына җавап бирүне җиңеләйтте.

Сораулар икенче бөтендөнья сугышында катнашкан татар язучылары Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм иҗаты буенча иде. Беренче турда язучылар турында 10 сорау бирелде. Без барлык сорауларга да дөрес җаваплар бирдек. Икенче һәм өченче турларда экранга төшерелгән төрле сугыш фрагментларын карарга һәм нинди вакыйгага туры килүен атарга кирәк иде. Дүртенче тур - капитаннар ярышында командабыздан Шәрәфиева Ди-ләрә ярышты.

"Тамчы-шоу"да без Лаеш районыннан килгән укучылар белән көч сынаштык һәм җиңүгә ирештек. Безне әлеге республикабызда киң танылу казанган бәйгедә катнашуга әзерләгән укытучыларыбызга зур рәхмәт. Алар безгә төпле, бик кирәкле белем биргәннәр. Белгән-нәребез бәйгедә генә түгел, тормышта да кирәк буласына ышанабыз.

Алинә Ахмитянова,

Мүлмә урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев